Халыкара әниләр көненә багышланган чара узды

2016 елның 25 ноябре, җомга

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Халыкара әниләр көне бәйрәм ителә. Электән хатын-кызны яңа тормышка җан бирүче итеп хөрмәт иттеләр. Бу көнне барлык Эниләргә дә рәхмәт сүзләре әйтәсе килә!

25 ноябрь көнне бик күп җылы котлау сүзләре Буа районыдрам театрында Халыкара әниләр көненә багышланган чарада әйтелде. Бәйрәмгә районның 4 һәм аннан күбрәк балалар булган күпбалалы әниләре, опека һәм приемный гайләләр чакырылды.Буа муниципаль районында 514 күпбалалы, 39 опека һәм 20 приемный гаиләләр яши.

Тантанада социаль өлкә җитәкчеләре һәм иҗтимагый оешмалар катнашты. Бәйрәм Буа муниципаль районы башлыгыА.К.Айзетулов котлау сүзләре  белән башланды. Герой-аналарга, Буа районының эчке эшләр бүлегенең хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булучыларның аналарына, Әфган һәм Төнъяк Кавказ регионында һәлак булган хәрби хезмәткәрләр аналарына акчалата ярдәм һәм чәчәкләр тапшырылды. Әниләргә зур бүләк булып районның үзешчән сәнгать артистларының чыгышлары булды.

Барлык чакырылган гаиләләргәдә матди ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International