Бүген балалар, әтиләр һәм экологлар кошларны каршы алдылар

2017 елның 31 марты, җомга

Иртәгә районда экологик чистарту икеайлыгы башлану уңаеннан Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсенең 3 разрядлы өлкән белгече Гөлия Ваһапова һәм шәһәрнең “Теремкәй” балалар бакчасына йөрүче нәниләр, аларның әтиләре, тәрбиячеләре бүген үзәк парктагы агачларга сыерчык оялары элделәр. Балалар бу чарага шигырьләр дә әзерләгәннәр. Аннан әтиләр агачларга оялар элделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International