“Батыр” спорт мәктәбе тренеры Мәдинә Яворская шәкертләренең Татарстан күләмендә җиңү яулаулары турында хәбәр иткән идек инде. Алардан икесе республика җыелма командасы составында спорт аэробикасы буенча Идел буе федераль округы Чемпионатында һәм Беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар. Спортчылар биш яшь төркемендә көч сынадылар. 1 номерлы мәктәптән Алексей Белозеров та булган 8 кешелек команда “Гимнастика платформасы” номинациясендә икенче урын алды. Өлкәннәр арасында Тәтеш гражданнар сагы колледжы студенты Сергей Шәйхетдинов Чемпинатның бронза призеры булды.