Урманда учак якмагыз
Республикада 25 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы аерым режим кертелә. Бу язгы-җәйге чорда янгын чыгу куркынычы арту сәбәпле һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары белән гамәлгә ашырыла.
Аерым режим чорында гражданнарның урманга җәяү-ләп һәм транспортта керүе чикләнә. Шулай ук урманда учак ягу, коры үлән һәм чүп-чар яндыру, учакта, мангалда ризык әзерләү, урманда янгын чыгу куркынычына дучар торак пунктлар, гражданнарның коммерцияле булмаган бакча, дача берләшмәләре, балалар сәламәтләндерү лагерьлары, икътисад объектлары, сәламәтләндерү оешмалары территорияләрендә, урман-парк зоналарында, торфлы участокларда һәм урман белән чиктәш ачык территорияләрдә 1-3 куркыныч класслы пиротехника әйберләре куллану тыела. Болардан вакытлыча тыелып торасы кыен түгел, ә менә урманда янгын чыкса, утны йөгәнләү бик авыр. 2010 елның җәен генә искә төшерегез – яшеллек кенә түгел, авыллар кара күмергә калды, никадәр кеше гомерләре өзелде. Быел Приморьеда урман яну күзәтелде.
Бәладә еш кына кеше факторы гаепле. Урманга якын территориядән файдаланучы һәркем, һәр хуҗалык аны язын кар эреп беткәннән алып көзге яңгырларга яисә кар катламы ятканчыга кадәр аны тәртиптә тотарга һәм янгынга каршы чараларны үтәргә бурычлы. Контрольләү дә зыян итми. “Буа урман хуҗалыгы” дәүләт казна учреждениесе инженеры Михаил Егоров сүзләренә караганда, янгын куркынычсызлы-гы чараларын пропагандалау һәм урманда янгын чыгу очрагын булдырмау максатында урманчылык хезмәткәрләре эчке эшләр бүлеге һәм янгын сагы хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар үткәрәчәкләр. Алар барышында урманнар, гражданнарның масса тө-сендә ял итү урыннары күз уңында булачак. Янгынга каршы аерым режим шартларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга җәза катгый. Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы Кодексының 8.32 маддәсе нигезендә граж-даннарга 4тән 5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 20дән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 300дән 500 мең сумга кадәр административ штраф салу каралган.
Язын тагын авыл хуҗалыгы җирләрендә салам, камыл ягу очраклары еш була. Бу янгынга китерү куркынычы белән кешеләр сәламәтлегенә дә зыян сала. “Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең җир күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы Линар Шәйдуллин әйтүенчә, үсемлек калдыкларын якканда агулы һәм канцерогенлы матдәләр барлыкка килә. Алар атмосферага эләгәләр. Андый һаваны сулау баш авыртуга, аңны җуюга, агулануга, хәтта онкология авыруларына китерергә мөмкин. Икенче яктан бу туфракка зыян сала. Анда органик матдәләр таркалу процессы башлана, туфрак фаунасы юкка чыга, уңдырышлылык кими. Мондый хокук бозуга карата да административ җаваплылык каралган. Гражданнарга ул 20дән 50 мең сумга, вазифаи затларга 50дән 100 мең сумга, юридик затларга 400дән 700 мең сумга кадәр тәшкил итә.