Яшьләр иҗаты республика фестиваленең төп гала-концерты Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында бүген узачак. Анда буалылардан Инна һәм Наил Минхановлар җитәкчелегендәге “Гольфстрим” бию коллективының кечкенәләр төркеме чыгыш ясаячагын хәбәр иткән идек инде. Мәртәбәле жюри тагын бер буалыга “юллама” бирде. Ул – яшь чырчы Камил Вәлиев (җитәкчесе – Наилә Таҗетдинова). Аларга уңышлы чыгыш ясауларын һәм югары урыннар яулауларын телибез.