Бүген туган якны өйрәнү музеенда шәһәрнең “Йолдызкай” балалар бакчасына йөрүче балалар районның экологлары белән очраштылар. Алар безнең якларда яшәүче байбаклар, Кызыл китап турында сөйләделәр. “Зөя буйлары” заказнигы начальнигы Илнур Гыйбадуллин, үзе дә кушылып, әлеге җәнлекләр турында фикер алышты, музейга Кызыл китап бүләк итте. Соңыннан балалар “Экология” дип аталган бию башкардылар.