Буалы укучылар сугыш турында сөйли

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

М. Вахитов исемендәге гимназиянең “Мөстәкыйль балалар” проектында катнашучы укучылары Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан “Аларның исеме мәңгелек” темасына акция үткәрделәр. Алар башлангыч сыйныфлар укучыларына  районнан Бөек Ватан сугышында ун меңнән артык кеше катнашуы, шуларның 3 меңнән күбрәге генә исән кайтуы турында сөйләделәр, Советлар Союзы Геройлары П. Шафранов, М. Гарнизов, А. Самочкин  батырлыклары белән таныштырдылар. Марсель Исхаков бабасының фронттан язган соңгы хатын һәм рәсемен алып килгән иде, Динә Җәләлова дәү әнисе Һава Шакирҗан кызының  тылдагы авыр хезмәтне еш искә төшерүен әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International