Ел саен Аксу урта мәктәбе укучыларының әти-әниләре балаларының тормышларын иминиятләштерәләр. Моңа җавап итеп Буадагы иминиятләштерүче компания 80 балага “Арктика” боз сараена түләүсез сәяхәт оештырды. Балалар көне буе рәхәтләнеп шугалакта шудылар, кайткач сыйныфташларына тәэсирләрен сөйләделәр.
-Чын бозда шуып кайту балалар өчен бер бәйрәм булды, - ди әти-әниләр исеменнән Гөлназ Һидиятуллина.