Буа механизаторы туган көнен кырда каршы алды

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Татарстанның атказанган механизаторы, “Авангард” тракторчысы Әсгать Закиров бүген 65 еллык туган көнен кырда - 30 еллык “корыч дусты” руле артында каршылады. Гомер бәйрәме белән аны агрофирма генераль директоры урынбасары Расыйх Яфизов, баш агроном Хәмит Гыйматдинов котладылар һәм акчалата бүләк тапшырдылар.

45 ел буе “ДТ-75” тракторында эшләгән Әсгать абый әле киләчәк тә яраткан эшеннән аерылырга җыенмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International