Буада талпан тешли

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Бу хакта “Гигиена һәм эпидемиология үзәге” федераль дәүләт учреждениесенең Буа филиалы табиб-эпидемиологы ярдәмчесе Лилия Хәсәнова әйтте. Беренче очракта Түбән Наратбаш авылы янындагы урман полосасында пенсионер хатын-кызны тешләгән. Калган өч фактта бөҗәкләр буалыларга бакчаларында эшләгәндә һөҗүм итә. Ә бер ир-ат бүген мөрәҗәгать иткән. Аның әйтүенчә Зөя елгасы буенда талпан тешләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International