Буа музеенда уникаль күргәзмә ачылды

2017 елның 12 мае, җомга

Ул Свияжск-Буа-Ульяновск тимер юл линиясе 75 ел, Бөек Җиңүгә 72 ел тулу уңаеннан ачылды. Күргәзмәдә Буа тимер юл станциясенең төзелеш тарихы макетларда күрсәтелгән. Макетны ПЧ-20 элеккеге начальнигы Илгиз Нигъмәтуллин берничә ай дәвамында үзе ясаган. Макетлар туңдырма, ролл таячклары, шырпы, уенчык паровозлар һәм башкалардан тора. Соңгылары төймәгә баскач хәрәкәт итә. Илгиз Нигъмәтуллин киләчәк тимер юл станциясен дә модельләштергән, андагы җил тизлеге белән йөрүче сапсаннар Буаны Кытай белән тоташтырырга тиешләр. Бу кызыклы күргәзмәне район мәктәпләреннән килгән укучылар да карый алды. Шулай ук һәрбер буалы бирегә кереп “Буа” тимер юл станциясенең тарихы белән таныша ала.

Свияжск-Буа-Ульяновск тимер юл линиясен төзелеше турындагы фильмны (моннан 5 ел элек төшерелгән) Түбән Новгородлылар эшләгән. Аны безгә Буа музее хезмәткәрләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International