Ташкичү авылында узган ел Көньяк Осетиядә һәлак булган Нәфис Әхәтовны искә алдылар

2017 елның 15 мае, дүшәмбе

Моннан бер ел элек Көньяк Осетиядә сугышчан задание үтәргә хәрби җыенга барганда офицерлар утырган автобус юл һәлакәтенә очрап, якташыбыз, Россия армиясе капитаны Нәфис Әхәт улы Әхәтов фаҗигале төстә һәлак булган иде. Аны искә алу кичәсе узган шимбәдә Ташкичү авылы (Тимбай авыл җирлеге) мәдәният йортында уздырылды. Анда мәрхүмнең әнисе, туганнары, авылдашлары, район башлыгы вазифалаврын башкаручы Илдар Еремеев, Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин, сугышчан әфганчылар җәмгыяте җитәкчесе Ренат Хәсәнов катнаштылар. Кичәдә Нәфис Әхәтовның авылдагы тормышын искә төшерделәр, аның хөрмәтенә җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International