Буаның “Наратлык” һәм “Акчарлак” лагерьлары яңа сезонга әзерләнә

2017 елның 23 мае, сишәмбе

 Алдан лагерь территориясеннән 25ләп машина ылыс чикләвекләре, инәләре түккәннәр. Анннан ремонтлау, буяу эшенә күчкәннәр. Иң зур эш ашханә бинасында башкарылган. Шулай ук “Акчарлак” лагеренда да балалар ашый торган бинада төзекләндерү эшләре гөрли. Биредә подрядчы “СтройГрад+” оешмасы эшчеләре түшәмне ясыйлар, электр системасын яңадан көйлиләр. Ике лагерьда да эш бу атна ахырына бетәргә тиеш, дип ышандыра осталар. 5 июньдә беренче сменага балалар киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International