Редакция автомобилендә шәһәрнең өч төп урамында – Ефремовта, Р. Люксембургта, Космовскийда урнашкан оешмаларны карап йөрдек. Дәүләт бюджет учреждениеләренә тел тидерерлек түгел, һәрберсенең керү ишеге янына ике телдә аларның юридик исеме, эш сәгате язып куелган. Рус телендәге мәгълүматында да, аның татарча тәрҗемәсендә дә хата таба алмассың, барысы да дөрес, аңлаешлы. Тик, әйткәнебезчә, бу дәүләтнекеләрдә генә. Сәүдә нокталарының да элмә такта күбесендә бар. Кайберләрендә рус телендә генә, ә берни-чәсендә ул бөтенләй юк. Мондыйларны Ефремов урамында күрдек. Бер-бер артлы тезелеп киткән кибетләрнең исеме генә язып куелган. Көнкүреш, канцелярия товарлары белән сәүдә иткән кибеттә сатучы гына иде. Ул безгә хуҗасының телефон номерын бирде. Элемтәгә кергәч, эшмәкәр хатын-кыз элек мондый элмә тактаның булуын, биредә тиздән ремонт башлануын, шуңа күрә вакытлыча алып куюын хәбәр итте. Аның янында гына урнашкан ипи кибетенә дә сугылдык. Анысының да хуҗасы телефоннан мәгълүмат тактасы элеп куелачак, дип вәгъдә бирде.
Рейд тәмамлангач, без бу хәл турында Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Тәтеш районнары буенча территориаль бүлеге начальнигы Артур Хәсәновка җиткердек. Ул районда узган ел мондый гаеп белән 5 сәүдә ноктасы хуҗасы штрафка тартылуын хәбәр итте. Шуларның берсе, административ җәза бирелеп тә, элмә тактаны куярга теләмәгән. Эш судка кадәр барып җиткән. Быел мондый 4 хокук бозу очрагы табылган. Әлегә аларга предписание генә бирелгән. Артур Илдарович белдерүенчә, алар кичекмәстән бу җитешсезлекне бетереп, Роспотребнадзорның Буа бүлегенә фотоотчет китерергә тиешләр.
Рөстәм Хәбибуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты:
-Кулланучылар хокукларын яклау буенча законда шәхси эшмәкәрләр сәүдә ноктасының исеме, юридик адресы, эш сәгате күрсәтелгән мәгълүматны халыкка җиткерергә тиеш. Болай эшләмәгәндә ул Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 14.8 маддәсе нигезендә җавап бирәчәк.
Әлфинур Йосыпова.