ВЕТЕРАН БҮГЕН ДӘ СПОРТТА

2017 елның 31 мае, чәршәмбе

Районда Җәүдәт абый Халиков белән таныш булмаган кеше сирәктер.  Ә менә егетләрчә җитез, төз гәүдәле бу ир-атка 85 яшь икәнен беләсезме? Укучысы, бүген үзе дә спортта актив ветеран Вячеслав Шурбин бу хакта әйткәч, чынлап әйтәм, гаҗәпләндем. Героем белән аралашу дәверендә  аңа соклануым артты гына.

Рәшәткәдән – чаңгы

Сугыш елларында  8-9 яшьлек авыл баласының  чаңгының нинди булырга тиешлеген каян ишеткәнен, күргәнен белми, ә  аны рәшәткәдән үзе ясаганын яхшы хәтерли.

–  Бик шуасым килгәндер инде, ярамаган эш кылдым – авылда берәүләрнең ике рәшәткәсен урладым. Юкәдән булды бугай алар. Кайнар суда очларын бөкли алдым. Теләгәнчә шуып булмаса да, зур шатлык иде бу,– ди Җәүдәт абый үткәннәрне искә алып.

Чаңгыга мәхәббәте “уфалла” арбасына “ияреп” Буага да килә. Бирегә  Чүпрәле районының Зур Чынлы авылыннан  әтисенең сугышта үлгән хәбәре килгәннән соң 1943 елда күченәләр –  әнисе ягыннан әбисе үз янына чакыра.  Монда инде  М. Вахитов исемендәге мәктәпкә өченче сыйныфка бара, итекле булса да, чын чаңгыларга  баса. Ярышларда катнаша, җиңә башлый. Әзерләнгәндә күршесе Рафаэльның имән чаңгыларын да алып тора. 1950 елда, ветеринария техникумында беренче курста укыганда “Уңыш” җәмгыяте бәйгесенең зона этабында 18 километрга узышуда беренче килә. Ә Казанда финалда прокатка алып беренче тапкыр ботинкалы чаңгылар кия. Өченче урын яулый. Ә Россиякүләм бәйгегә ярлылык “җибәрми”. 

Армия – тормыш мәктәбе

Үзен Татарстаннан еракта бик тиздән – Ерак Көнчыгышта армиядә  таныта.   Морзе азбукасын бик яхшы үзләштергән элемтәче Халиков Тын океан флотында радистлар ярышында беренче урын яулый. Офицерга “имтихан” тапшырып, кече лейтенант званиесе ала. Калырга өндиләр. Авыру әнисен ташлыйсы килми. 4 ел хезмәт итеп кайтып, 1957 елда  техникумны тәмамлаганнан соң да  шул сәбәпле ерак районга чыгып китми. Ветеринар һөнәренә шуның белән нокта куела. Хәер, бу өлкәдә берникадәр эшли әле –  техникум директоры Гыйльфан Сәлахетдинов тырыш егетне ярты ставкага практика мөдире итеп билгели. Отставкадагы офицер, легендар спортчы Николай Давыдов җыеннарда чагында аның урынына физкультура дәресләрен  алып бара. Оештыру сәләтен дә күрсәтә. Сораулар һәм җаваплар кичәсе оештыра. Бик ошаталар.

– Монысы хәрби хезмәттә чагында дивизия партия мәктәбендә укуым нәтиҗәсе. Анда күп нәрсәгә өйрәттеләр. Хәтта мәдәни чаралар үткәрергә дә. Армия минем өчен чын тормыш мәктәбе булды, – ди.

Барысы турында мәкаләләр язып, “Байрак” редакциясенә тапшырган егетне Барлас Камалов бирегә эшкә чакыра. Ә берничә айдан  аны район мәдәният йорты директоры итеп билгелиләр. Монда да җиң сызганып эшкә алына. Кинотеатрны төзеп бетерер өчен урманын да чыгаралар, мәдәни чаралар турында да онытмыйлар – театрны торгызып җибәрәләр, спектакльләр куялар, агитбригадалар оештыралар, үзешчән сәнгать конкурслары үткәрәләр. “Иң-иң” номерлар белән Казан сәхнәләрендә чыгышлар ясыйлар.

– Иске Суыксу авылыннан Нурислам Әсәдуллин җырлаганнан соң Казан тамашачысының ничек алкышлавын күрсәгез иде! – ди ул.

Кабат спортка

Шундый урау юллардан соң кабат спортка әйләнеп кайта Җәүдәт Аләтдинович. Төгәлрәге, якын дусларына әверелгән атаклы спортчылар Николай Давыдов, Валентин Вашурин, Владимир Горохов “ярдәмгә” киләләр.  Үзе дә Уфа физкультура техникумында укучы Владимир керү имтиханнары тапшырганда аның янәшәсендә була. Җәүдәт абыйның танылган якташ спортчылардан Владимир Трусенев, Владислав Аланов һәм тагын бик күпләр белән якыннан таныш булуын да әйтмичә булмый. Шулай итеп, 1962 елда А. В. Луначарский исемендәге мәктәптә аның укытучылык стажы башлана. Биредә  40 ел эшләп, 70 яшендә лаеклы ялга чыга. Бу дәвердә катнашкан, үткәргән ярышларын, ирешелгәннәрен санап чыгу һич мөмкин түгел. Туризмга нигез салуда катнашуы, Иске Борындык авылында пионер лагере оештыруы, 1966 елда “Наратлык” лагереның беренче начальнигы булуы – күлдәге тамчы кебек кенә. Көрәш турында аерым сүз – монда ул хөкемдар ролендә. Район көрәшчеләренең 1980 елларда М. Җәлил истәлегенә ярышта беренче кубокны алуында да өлеше зур. Әле дә чакырган җирдән, бигрәк тә Сабан туйларыннан калмый.  Гадел булуы өчен яраталар үзен. Ә хезмәте өчен бирелгән район, республика, Россия күләмендәге Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары йөзгә түгел, меңгә җыела. Җәүдәт Аләтдинович СССРның физик тәрбия отличнигы, ТАССРның иң яхшы физкультура хезмәткәре исемнәрен дә йөртә.

Көн саен 6 километр

Җәяүләп шулкадәр ара үтә ул, урманда да, урамда да йөри. Ә кышларын яраткан чаңгысына баса. Быел 400 километр шуган. Монысы бер хәл, ярышларда да катнаша әле ул. Шушы көннәрдә генә пенсионерлар арасында үткәрелүче республика бәйгесендә дартста һәм эстафетада көчен сынады. Иң өлкәне буларак бүләкләнде. Республика һөнәр берлеге оештырган конкурста “Сәламәтлек сукмагы – озын гомерлеккә юл” номинациясендә җиңде. Йә,  кайсыгыз булдыра?! Тагын хәтере таң калдыра. Үзе белән булган һәр нәрсәне бөтен нечкәлекләренә кадәр белә. Монысы кроссвордларга шулай ук яшьтән килгән мәхәббәте нәтиҗәсе. Әле дә аларны бер сүзен калдырмыйча чишә. Күп укый. Ашауга талымсыз, иртәсен солы боткасы белән башлый. Яшь калуының серләре менә шул.

– Тагын янәшәмдә гел яхшы кешеләр булды.  Барысының  исемнәрен генә атау мөмкин түгел, – ди.

Ә уллары Айрат белән Булатка, киленнәре Гүзәл белән Альбинага ничек рәхмәтле ул. 39 ел гомер иткән хатыны Римма вафатыннан соң, үзен ялгыз хис итмәсен өчен тырышалар. Дүрт оныгы да бабаларын бик яраталар. Өлкәннәре спортка да тартылалар. Уңышлары да бар. Монысына аеруча шатлана ветеран. Димәк, буыннар чылбыры өзелми.

Әлфия Шәрәфетдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International