БУШ САВЫТНЫ АКЧАГА ӘЙЛӘНДЕРӘЛӘР

2017 елның 18 августы, җомга

Зур Фролово укучылары үткән ел көнкүрештә аеруча күп кулланылучы һәм табигатькә зур зыян салучы пластик шешәләрне җыюны оештырып җибәргәннәр иде. Аларның бу омтылышы авылдашларында да хуплау тапты.

Иске кер юу  миашинасы да эшкә ярады – аны мәктәп капкасы янына куйдылар. Халкының табигатьне саклауга  өлеш кертүләрен үтенеп һәм буш, чиста пластик савытларны гына салуларын сорап, мөрәҗәгать тә яздылар. Үзенчәлекле “урна”ның буш торганы юк.

– Кулланышта булган пластик шешәләрне, савытларны  бик теләп шунда илтеп салабыз. Алар аны кабул итү пунктына  тапшыралар. Акчасына  уку кирәк-яраклары сатып алалар, – ди авыл җирлеге башлыгы Ольга Масленцева.

Укучылар исә китереп салучыларны гына көтеп ятмыйлар. Үзләре дә гел “эзләнүдә”. Урамда ташлап калдырылганны хәзер табып алалар. Шуңа да Зур Фролово урамында аунап яткан пластик шешә күрәм, димә. Ә атнага бер тапкыр өйдән-өйгә йөриләр. Халык ияләште инде, балаларны бу төр чүпне әзерләп көтеп тора.

– Укучыларга да файда, безгә дә җайлы, – диләр фроловолылар.  

Мәктәп директоры Ленар Садыйков әйтүенчә,  пластик белән генә дә чикләнмиләр. Макулатура да җыялар. Шәһәрдә аларны кабул итү пункты бар. Кәгазь-картонны да, пластикны да Яшел урамда урнашкан “Экогород” ка тапшырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International