Россия Федерациясе территориясендә гражданлык, хезмәт, шулай ук сугышчан кул ату һәм салкын корал әйләнеше вакытында барлыкка килә торган хокук мөнәсәбәтләре «Корал турында» 1996 елның 13 декабрендәге 150-ФЗ номерлы Россия Федерациясе законы белән регламентлана. Корал белән эш итүнең билгеләнгән кагыйдәләрен бозуның нәтиҗәсе булып гаепле затларны административ яисә җинаять җаваплылыгына тарту тора.