Район мәдәният сараенда Укытучы көненә карата кичә үткәрелде.
Очрашуларны көтеп алабыз
Табигатькә моңсулык иңгән бер мәлдә өлкәннәр күңелен җылытырлык бер бәйрәм бар. Без, картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортта яшәүчеләр, аны аеруча зарыгып көтеп алабыз диләр Р.Гыйлҗметдинов һәм М.ҖәббароваШикәр заводы бистәсенең көнбатыш өлешендә соңгы елларда күпкатлы биш йорт өлгертелде. Төзүчеләр аларда яшәүчеләр һәм балалар өчен уңайлыклар тудырырга да омтылалар.
Автомобильләргә матди зыян килү белән юл-транспорт һәлакәтләрен рәсмиләштергәндә, үзара килешү нигезендә, ЮХИДИ хезмәткәрләренең авария урынына килүен көтеп тормаска да ярый.
Узган атнада Россиядә, шул исәптән районда гражданнар оборонасы буенча күнегүләр үтте. Ул РФ Гражданнар оборонасының 80 еллыгына багышланды.
Рульне нык тот, Хаҗирә апа
Буалы Хаҗирә Кәлимуллина Татарстан республикасы ЮХИДИ идарәсе өлкәннәр көненә багышлап оештырган йөртүче осталыгы конкурсында хатын-кызлар арасында икенче урын яуладыТР Хөкүмәте йортында видеоконференция режимында үткән җыелышта торак төзү, күпкатлы йортларга ремонт үткәрү, фельдшерлык-акушерлык пунктларын төзекләндерү Һәм башка мәсьәләләр буенча сүз алып барылды.
Кыят урта мәктәбендә “Игътибар, балалар!” Бөтенроссия профилактик акциясе кысаларында “Беренче сыйныф укучысына мәктәпкә имин килергә ярдәм ит!” дип аталган чара узды.
Район мәдәният сараенда тантаналы җыелыш өлкәннәр хөрмәтенә үткәрелде.