ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Алмашынучан болыт.

Урыны белән кыска вакытлы яңгыр.

Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.


8
июль, 2026 ел
чәршәмбе

Хөкүмәт 5 нче класслы автомобиль бензинын биржада сатуның минималь нормативын вакытлыча 15% тан 10% ка кадәр киметте. 

Медицина эшчәнлеге юнәлеше буенча Милли медицина тикшеренү үзәге статусы бирелә торган медицина оешмалары исемлеге расланды.

Ике һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә "ипотека каникулларына"хокук бирә торган законга кул куелды. 

Хезмәт бурычларын үтәгәндә алган гариплек (яралану, җәрәхәтләнү, контузия) яки авыру нәтиҗәсендә инвалидлыгы барлыкка килгән i яки II төркем инвалид булган махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кыскартылган хезмәт вакыты билгеләнә - атнага 35 сәгатьтән артык түгел. 

РФ ГХК буенча аларның счетларыннан акча урлаудан зыян күргән затлар тарафыннан дәгъва бирүнең гадиләштерелгән тәртибен беркетүче законга кул куелды.

Буа муниципаль районы җирле үзидарә органнарының ВКонтакте челтәрендә бергәлекләре бар.

Хәзер ана капиталына сертификат автомат рәвештә - гариза кабул итмичә һәм шәхси визитларсыз гына рәсмиләштерелә. Бала тугач, мәгълүматлар Социаль фондка килә  һәм әзер документ ата-ананың "Дәүләт хезмәтләре" порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен социаль ярдәм чараларының шактый өлеше проактив (гариза белән мөрәҗәгать итмичә ) режимда күрсәтелә. Мәсәлән, иминият стажы һәм пенсия коэффициентлары Социаль фондка килгән мәгълүматлар нигезендә автомат рәвештә исәпләнә, ә сугышчан  хәрәкәтләр ветераннарына ай саен түләнә торган пособие гражданарның шәхси мөрәҗәгатеннән башка рәсмиләштерелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International