ЯҢАЛЫКЛАР


3
май, 2026 ел
якшәмбе

Алмашынучан болыт. Явым-төшем сизелерлек түгел.

Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 5-10 м/с.



1
май, 2026 ел
җомга

Аязучан болытлы һава.

Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез явым-төшем юк.


30
апрель, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшем юк.
Көндез урыны белән бераз яңгыр ява.
Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 м, көндез урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.

Планлы ремонт эшләрен башкаруга бәйле рәвештә электр энергиясен сүндерү.

Эшләр узачак адреслар һәм җирлекләр исемлеге югарыда күрсәтелгән.

Җиңү көне алдыннан Россия Почтасы Татарстаннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына Россия Президенты Владимир Путинның шәхси котлауларын җиткерәчәк. 2 майдан 8 майга кадәр хат ташучылар республиканың кадерле адресатларына 6000нән артык хат тапшырачак. Россиядә барлыгы 259 700ләп Президентның шәхси котлавы тапшырылачак.


29
апрель, 2026 ел
чәршәмбе

Аязучан болытлы һава.

Урыны белән яңгыр, төнлә юеш кар явып тора.

Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 м, төнлә урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.

Татарстан Росреестрында торак пунктларда һәм бакчачылык ширкәтләрендә җир кишәрлекләреннән файдалану мәсьәләләре буенча кайнар линия узды. Ике сәгать эшләү дәверендә гражданнардан йөздән артык шалтырату килгән. 

Татарстан Республикасында 2026 елның апреленә 1473 кеше Чернобыль АЭСында булган  һәлакәтне бетерүдә катнашучылар, әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә инвалидлык алган  гражданнар өчен билгеләнгән социаль ярдәм чараларыннан файдалана. Әлеге чаралар Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге тарафыннан бирелә торган компенсацияләрнең һәм акчалата түләүләрнең киң спектрын үз эченә ала.

 Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу  хокукына ия. Узган елда гына да Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә рәсмиләштерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International