ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Гасырлар дәвамында кешелек тцрле инфекцияләр, эпидемия һәм пандемиямияләр белән очраша . Көрәш һәм профилактиканың барлык чараларыннан да абсолют җиңүче – ул  вакцинация.

 Вакцинация тарихына инде 225 еллар, 1796 елда инглиз табибы Эдвард Дженнер 8 яшьлек малайга вакцина кертә. Шул вакыттан бирле вакцинация-күп кенә йогышлы авырулардан кешеләрне яклауның бердәнбер ышанычлы һәм тикшерелгән ысулы, ул авыруның авыр формаларыннан, өзлегүләрдән һәм үлем очракларыннан саклый.

Яңа коронавирус йогышы пандемиясе кешеләр сәламәтлегенә һәм тормыш сыйфатына сизелерлек йогынты ясый. Covid-19 вакытында эшкә яраксызлык чорының уртача озынлыгы 14 көн тәшкил итә, ә катлаулылыклар килеп чыкканда 3-4 атнага кадәр арта.

26 апрельдә Татарстан Республикасында экотуризмны һәм ял итү объектларын үстерү буенча «Глэмпинг бизнес»белем бирү акселерациясе программасы старт ала. Программа эшкуарларга табигый территорияләрдә туризм, глэмпинглар белән идарә итү өлкәсендә кирәкле күнекмәләр алырга ярдәм итәчәк.

Программа рәсми ачылудан, 100 катнашучы өчен онлайн-укудан, 10 командага исәпләнгән акселерация программасының тренинг-тәэмин ителешеннән торачак. Программаның ачылышы һәм белем бирү модуленең беренче көне Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Пушкин ур., 86 адресы буенча узачак. Башлана 9: 00 сәгатьтә.

Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды Бүлегенең Буа районындагы клиентлар хезмәте идарәсе (бүлек хокукларында) 1967 елда туган һәм аннан да яшьрәк гражданнарның күбесендә, шулай ук пенсияләрне дәүләт тарафыннан финанслашу программасында катнашучыларның һәм ана капиталын тупланма пенсиягә юнәлткән аналарның пенсия тупланмалары формалашуын искәртә.

Бу гражданнар Россия Пенсия фонды һәм дәүләтнеке булмаган пенсия фонды (НПФ) булырга мөмкин булган үз тупланмаларын формалаштыру һәм инвестицияләү ысулын сайлый.


20
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Буа муниципаль районында эш сәфәрендә булды.

Визит барышында Фәрит Хәйруллович Буа районында Халыклар дуслыгы йортын ачу тантанасында катнашты. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Буа Халыклар дуслыгы йорты республикада тугызынчы. Шулай ук бүген Мәдәни үсеш үзәге базасында Ассамблея Президиумының икенче зона утырышы узды, анда министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, ассамблея филиаллары һәм вәкиллекләре җитәкчеләре, Дуслык йортлары директорлары, милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләр җитәкчеләре, җирле милли берләшмәләр җитәкчеләре, Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Кайбыч, Югары Ослан һәм Апас районнарыннан яшь лидерлар катнашты.

Бүген, җирле үзидарә көне алдыннан, массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту буенча «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Буалыларның бүләкләнүчеләр арасында булуын горурлык белән билгеләп үтәргә кирәк. Лаеклы бүләкләрне шәһәр башлыгы урынбасары Светлана Зайцева һәм Бик-Үти авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Җәләлетдиновка "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин тапшырды.

Быел конкурска барлыгы 15 номинация буенча 182 гариза бирелгән. Йомгак ясаганда оештыру комитеты әгъзалары мәгълүматның тулылыгына һәм муниципаль хезмәткәрнең шәхси өлеше турында мәгълүматларның күләменә, мәгълүмат картасындагы күрсәткечләрне үтәүгә, җирле үзидарә органнарында эш стажына, уңай эш тәҗрибәсе булуга, презентацияләр дәрәҗәсенә, аларның уку җиңеллегенә, тапшыру вакытының кыска булуына игътибар иттеләр.

Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!!!

Төбәк дәүләт хезмәтләрен алганда килеп туган сораулар белән бәйле рәвештә, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Идарәсе түбәндәге мәгълүматны җиткерә. 

Россия Федерациясе Конституциясенең 57 статьясы нигезендә һәркем законлы рәвештә билгеләнгән салымнар һәм җыемнар түләргә тиеш. Салымнар дәүләт яшәеше өчен кирәкле шарт булып тора. Нәкъ менә салымнар дәүләт һәм муниципаль берәмлекләрнең төп керем чыганагы. Салым түләүләренең күпчелеге бюджет финанславы рәвешендә җәмгыятькә кире кайтарыла, шул исәптән социаль түләүләр рәвешендә дә.

Шуны исәпкә алып, 2020 ел ахырында Татарстан Республикасының норматив хокукый актларына үзгәрешләр кертелде, алар нигезендә региональ дәүләт хезмәтләре, гражданнарга социаль ярдәм чараларын да кертеп, Россия Федерациясе бюджет системасының барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларга салымнар, җыемнар һәм мәҗбүри башка түләүләр буенча бурыч алучыларда булмаган очракта күрсәтелә.


19
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

“Киләчәк турында кайгырту” программасы кысаларында Буа районының “Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Җамалетдинова Дилә “Сезнең никахка мөнәсәбәтегез?” темасына Буа ветеринария техникумы студент кызлары белән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты - студент яшьләрнең гаиләгә һәм никахка мөнәсәбәтенә йогынты ясый торган факторларны ачыклау һәм анализлау.

Кызлар  "гаилә", "гражданлык никахы" һәм "никах алды мөнәсәбәтләре" төшенчәләренең асылын ачкан лекцияне тыңладылар. Гаилә мөнәсәбәтләре проблемалары турында сөйләшеп, гаиләне кешелек дөньясы тарафыннан эшләнгән кыйммәт итеп карадылар.

Оештыручы фикеренчә, әлеге чара яшьләргә теркәлмәгән никахларның тискәре нәтиҗәләре турында күзаллауларын киңәйтергә, гаилә һәм никах турындагы законнарны аңларга, шәхес хокукларын хөрмәт итәргә ярдәм итәчәк.

 

 

Республика халкы төзелә торган йортларда фатирлар  һәм машина урыннары сатып алу белән күпкә ешрак кызыксына башлады.

Әйтик, 2021 елның беренче өч аенда Татарстан Росреестры тарафыннан 4 700 гә якын өлешле катнашу шартнамәсе теркәлгән, бу 2020 елга караганда 30%ка күбрәк (ул вакытта 3 550 ДДУ теркәлгән), һәм машина урынына 1 200 хокук, бу узган елгы күрсәткечләрдән 4 тапкырга артык (2020 елда 300 шундый хокук булган). Шулай итеп, Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, күчемсез милек объектларына ихтыяҗ 30% ка арткан, ә машина урынына - дүрт тапкырга!

Агымдагы елның 11 апреленнән ана (гаилә) капиталы акчаларыннан файдалану кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр (Хезмәт министрлыгының 2021 елның 26 февралендә кабул ителгән 93 санлы приказы) сертификат акчасын тулысынча яисә өлешчә булачак пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга җибәреп, соңрак башка максатларда файдалану өчен кире алучыларга кагыла. Бухакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе хәбәр итә.

2019 елның 1 июленнән товарлар белән сату итүче һәм хезмәт күрсәтүче барлык эшмәкәрләр һәм оешмалар касса аппаратларын кулланырга һәм касса чекларын бирергә  тиешләр. Чексыз сатып алуга риза булмагыз.

Сатучы чек бирмәсә, димәк, ул законны боза (салымнардан яшеренә яки легаль булмаган товар белән сату итә).

Чек - сатып алуның дәлиле, димәк, ул гарантияле хезмәт күрсәтүгә яки товарны кире кайтару өчен кирәк. Чек белән күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләү фактын исбатларга җиңел, белем бирү һәм медицина хезмәтләре өчен тиешле акчаларны - сарыф ителгән сумманың 13% ын алырга мөмкин.

Касса чегын алгач, сатып алучы "ФНС чекларын тикшерү" мобиль кушымтасы ярдәмендә тикшерә ала. Әлеге кушымта шулай ук чекларны электрон рәвештә алырга һәм сакларга, аларның сатучының законлылыгын һәм намуслылыгын тикшерергә мөмкинлек бирә.

Тикшерелә торган чекта мәгълүмат базасындагы мәгълүмат белән, яки башкарылган исәп турында мәгълүмат булмаган очракта, мобиль кушымта Россия ФНСына җибәрелгән хокук бозу турында хәбәр җибәрергә мөмкинлек бирә.

Элемтә өчен телефон 8-800-222-2-222

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International