ЯҢАЛЫКЛАР


29
июль, 2024 ел
дүшәмбе

5 миллионнан артык россияле  Госуслуги.Дом дәүләт хезмәте кушымтасын кулланган.

 Соңгы атнада гына да кушымтаны 81 меңнән артык россияле йөкләп  алган. Россия Төзелеш министрлыгы Россия цифрлар министрлыгы белән берлектә торак – коммуналь хуҗалыкның барлык мәсьәләләрен бер тәрәзәдә-дәүләт хезмәтенең мобиль кушымтасында хәл итү өчен мобиль платформаны үстерү һәм гамәлгә кертү буенча системалы эш алып бара.

«Интернетка рәхмәт — 2024» X Бөтенроссия конкурсы старт алды.

Конкурста 50 яшьтән өлкәнрәк Интернеттан файдаланучылар һәм яшьләренә карамастан инвалидлар катнаша ала.

2021 елдан Татарстан Республикасында «Демография» илкүләм  проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты (алга таба – Программа) кысаларында аерым категория гражданнарга һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру программасы гамәлгә ашырыла.

Ел башыннан Татарстанның 32 мең медицина хезмәткәре махсус социаль түләү алды. Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге медицина хезмәткәрләренә 1,7 млрд.сумнан артык 138,5 мең түләү билгеләде һәм күчерде.

1 августта Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге 2023 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләренә гариза кабул итмичә генә кабат исәпләү үткәрә. Үзгәрешләр,  алар өчен узган елда эш бирүчеләр иминият кертемнәрен түләгән очракта,  картлык һәм инвалидлык буенча пенсия алучыларның барысына да кагылачак.

2024 елның беренче яртыеллыгында «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты буенча Татарстан бизнесына 17 000нән артык түләүсез хезмәт күрсәтелде.алар барысы да онлайн форматта рәсмиләштерелгән.

Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

2024 елның 29 июлендә 18 сәгатьтән 30 июлендә 18 сәгатькә кадәр.

2024 елның 30 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:


28
июль, 2024 ел
якшәмбе

2024 елның 29 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

төнлә һәм иртән томан;

көндез яшен һәм көчле көньяк-көнбатыш җиле секундына 15-18 метр тизлектә.


27
июль, 2024 ел
шимбә

Үзәк паркта акциядә катнашучылар чәчәкләр утырттылар, гаепсез сугыш корбаннары истәлегенә шәмнәр кабыздылар,  шигырьләр укыдылар ❤ ️ 🩹

Казан буенча:

Алмашынучан болыт.  

Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява.

Көндез явым-төшем юк.

Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 6-11 м/с, көндез урыны белән тизлеге 14 м/с ка кадәр җитә.

Төнлә һаваның минималь температурасы +12..+14˚. 

Көндез максималь температура +20..+22˚.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International