ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

        Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе исегезгә төшерә: агымдагы елның 1 июленнән фонд авыр финанс хәлендә булып, йөклекнең иртә срогында исәпкә баскан булачак әниләрдән һәм ялгызы гына  8 яшьтән 16 яшькәчә бала үстерүчеләрдән пособие түләүгә гаризалар кабул итә башлады.

        Гариза язучыларының кайберләренең шәхси кабинетларында карар кабул ителү хакында хәбәрнамәләр җибәрелде инде. Хәбәрнамәләр түләү билгеләнү, кире кагылу яисә  гариза карау вакытының озайтылуы хвкында булырга мөмкин.

        Шуны аңлау зарур, пособие билгеләгәндә, Пенсия фонды гаиләнең әлеге төр ярдәмгә мохтаҗлык дәрәҗәсен ведомствоара хезмәттәшлек юлы белән алынган критерийлар буенча бәяли.


18
август, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Авангард ҖЧҖ «Үзәк» бүлекчәсе территориясендә район башлыгы Ранис Камартдинов район авыл хуҗалыгы идарәсе, Россельхозүзәк белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм агрономнары белән берлектә көзге культуралар чәчү буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә кысаларында корылык шартларында чәчүнең нечкәлекләре, бердәм шытымнар ничек алырга, уҗымнарны ничек һәм нинди срокларда чәчәргә кирәклеге турында фикер алыштылар.

Бүген «Авангард», Заря, «Кыят» ҖЧҖ һәм Шәйхаттаров КФХларында көзге чәчү эшләренә керештеләр. Барлыгы көзге культуралар 16 мең гектарга якын мәйданда чәчү планлаштырыла, шул исәптән көзге бодай чәчү өчен-15,5 мең гектарга якын, көзге арыш-500 га. басу каралган.

Бүген 18 августта Буа районының Яңа Чәчкап авылында яшәүче Ибраһимов Кыям Мифтах улына 90 яшь тула. Юбилярны котларга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин һәм Буа муниципаль районы башлыгы исеменнән котларга муниципаль район башлыгы урынбасары Илдар Еремеев, авыл җирлеге башлыгы Динә Абдрахманова, шулай ук якыннары, туганнары, балалары килгән иде.

Олы яшьтә булуына карамастан, Кыям Мифтахович юмор хисен, күңел көрлеген һәм көчле рухлы булуын югалтмый.

Без шулай ук аңа нык сәламәтлек, озын гомер телибез, матур тормышта яшәү мөмкинлеге биргән өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.

      Шушы көннәрдә «Гаилә» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати - методик үзәгендә «Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау системасында эш анализы» темасына республика семинары булып узган.

Тренинг белән танышу башланды, аннан соң балалар дискуссиядә, уеннарда һәм күнегүләрдә актив катнаштылар. Тренингның уен формасы төркемдә ышаныч атмосферасы тудырды. Психолог эчке ресурсларга таянып, катлаулы хәлләрне җиңү мөмкинлеге, үз позицияңне һәм тормыш кыенлыкларына мөнәсәбәтне үзгәртү юллары турында сөйләде.

Белгеч фикеренчә, мондый чаралар яшүсмерләргә хәзерге җәмгыятьтә адаптация кыенлыкларын җиңәргә ярдәм итә, социаль күнекмәләргә һәм стрессны җиңәргә өйрәтә.

Өлкән яшьтә сәламәт булу, өлкән яшьтә лаеклы тормыш һәм җәмгыять тормышында актив катнашу-дәүләтнең өлкән яшьтәге гражданнарга карата өстенлекләре әнә шундый. Өлкән буын гражданнары сәламәтләнеп кенә калмыйча, аралашырга да, яшьлекләрен искә алырга, соңгы яңалыкларны уртаклашырга да мөмкин булган актив озын гомерлелек үзәкләрен булдыру проекты Россия Кызыл Хачы ярдәмендә илебез территориясендә уңышлы тормышка ашырыла. Хәзерге вакытта безнең район территориясендә шундый ук үзәк булдыру мәсьәләсе карала.

Бүген бу мәсьәлә буенча район башлыгы Ранис Камартдинов һәм РФ Пенсия фондының Буа шәһәрендәге идарәсе җитәкчесе Рафыйк Җәләлов фикер алыштылар, шул исәптән үзәкне урнаштыру өчен оптималь мәйданчык сайлау мәсьәләсе дә каралды. Үзәк ачылышының төп максаты-өлкән яшьтәге кешеләрнең мәнфәгатьләрен һәм ихтыяҗларын исәпкә алып аралашу һәм ял итү өчен мәйданчык булдыру, 55 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр өчен «спорт һәм иҗат юнәлешләре мәнфәгатьләре буенча клуб» булдыру, Актив озын гомерне озынайту, социаль изоляцияне җиңү.


17
август, 2021 ел
сишәмбе

Буа өстендә беренче тапкыр һава шары күтәрелә.

Бәйрәм концертының кунаклары-татар эстрадасы йолдызлары!

Шәһәр көне 30-нчы августта шәһәрнең Үзәк паркында узачак. Чара 16:00 сәгатьтә башлана.

-  кирәкле мәгълүматны уңайлы ысул белән алу өчен;

  •  тәүлек буе эшли ала;

-  хезмәтләрне сезнең өчен уңайлы урында алу;

- язма раслау кирәк түгел;

 - чиратлар булмау;

- урнаштырылган түләү системасы

- хезмәт алуның билгеләнгән вакыты;

- хезмәт алу нәтиҗәләренә карата шикаять белдерү мөмкинлеге.

Хезмәт күрсәтү тәртибе турында мәгълүмат алырга һәм электрон сервислардан файдаланырга мөмкин uslugi.tatarstan.ru дәүләт хезмәтләре федераль порталында gosuslugi.ru

Телефон мошенниклары россиялеләрне сим-карта дубликаты белән алдауның яңа схемасын уйлап тапкан - алар банк кушымталарыннан акчаларны башка счетларга күчерү өчен номерга керү мөмкинлеген ала.


Мошенниклар сим-карта дубликатларын ясый һәм гражданнарның акчаларын банк мобиль кушымталары аша чыгара башлады. Мошенниклык схемасы берничә этапны күздә тота. Әйтик, беренчесендә, янәсе, тере кешегә караган социаль челтәрләрдәге ялган аккаунт теркәлә, икенчесендә —«Фейсбук» һәм «Инстаграмда»  реклама кабинеты аша потенциаль корбаннар эзләү бара.

Яңа һөҗүмнең максаты-эшмәкәрләр һәм бизнес хуҗалары.

Өченче этап  корбаннарның номерларын ачыклауны үз эченә ала. Еш кына мошенниклар аккаунт астында матур һәм һичшиксез, ялгыз кызлар социаль челтәрләрдә «Вотсап» буенча хат язуны дәвам итү тәкъдиме белән алдау объекты язалар. Җинаятьчеләр телефон номерын таныгач, сим-карта дубликатын ясый. Моның өчен җинаятьчеләр банкка банк кушымтасыннан парольне торгызу үтенече белән мөрәҗәгать итә. Алга таба алар шәхси номер буенча аутентификация уза һәм акчаны чит счетка күчерәләр.

Алдакчылар корбаны булмас өчен, Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге аз таныш кешеләргә үз номерларын бирмәскә киңәш итә.

 

КЕМ АЛА?

 

  • ЮРИДИК ЗАТ
  • ИНДИВИДУАЛЬ ЭШМӘКӘР;
  • НОТАРИУС

 

2022 ЕЛНЫҢ 1 ГЫЙНВАРЫННАН КОММЕРЦИЯ ТАНЫКЛАУЧЫ ҮЗӘКЛӘР ТАРАФЫННАН ЧЫГАРЫЛГАН КВАЛИФИКАЦИЯЛЕ ЭЛЕКТРОН ИМЗАНЫҢ ГАМӘЛДӘ БУЛУ СРОГЫ ЧЫГА. АНЫ БИРҮ БУЕНЧА ВӘКАЛӘТЛӘР РОССИЯ ФЕДЕРАЛЬ САЛЫМ ХЕЗМӘТЕНЕҢ ТАНЫКЛАУЧЫ ҮЗӘГЕНДӘ ГЕНӘ КАЛА

Бүген, 17 августта, «Импульс» спорт комплексы базасында Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Мингулов Алмаз Минвазыйх улы, район башлыгы Камартдинов Ранис Рафис улы Буа районының спорт учреждениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре белән очрашты. Чара кысаларында «Арктика», «Юность», «Батыр» спорт мәктәпләре спорт учреждениеләрен матди тәэмин итү сораулары каралды, шулай ук районда спортны алга таба үстерү буенча планнар билгеләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International