ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь 2020 ел.
пәнҗешәмбе

Бүген 1920 елның 15 октябрендә туган,  Буа районының Югары Лашчы авылында гомер итүче Галия Зарипова лаеклы ялга «Үрнәк»  колхозыннан китә, ул хуҗалык эшләре буенча мөдир булып эшләгән. Галия апа Хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы ветераны (тыл хезмәтчәне). Юбилярга РФ Президенты һәм ТР Президенты исеменнән котлау открыткалары, истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырылды. Санитар-эпидемиологик хәл уңаеннан  юбилярга котлаулар туганнары аша тапшырылды.

Бөтендөнья чиста куллар көне (Global Handwashing Day) 2008 елның 15 октябрендә билгеләп үтелә. Бу датаның идеясе БМО Генераль Ассамблеясында ЮНИСЕФ балалар фонды һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белән берлектә тәкъдим ителгән.

Бөтендөнья чиста кулларының төп максаты кешеләрне гадәт үзгәрүдә катнашуга җәлеп итү, кулларны гади сабын белән юу күп санлы авырулар белән нәтиҗәле көрәшергә ярдәм итүен күрсәтү.

Роспотребнадзор искәртеп узганча, яңа коронавирус  инфекциясе таралу куркынычы шартларында кул гигиенасына аеруча игътибар бирергә кирәк. Сәламәтлегегезне саклагыз, җәмәгать урыннарында, транспортта һәрвакыт куллар өчен индивидуаль яклау чаралары кулланыгыз һәм кулларыгызны юыгыз.

"Кул юу буенча глобаль партнерлык" халыкара оешмасы мәгълүматы буенча, сабын белән кулларны юу COVID-19 белән көрәштә төп рольне уйный. Кул юу вирусның тышкы мембранасын җимерә. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, кулларны даими сабын белән юу COVID-19 йоктыру ихтималын 36% ка киметергә мөмкин.

Сабынлап кул юу - ул йогышлы авырулардан, шул исәптән холера, Эбола бизгәге, шигеллез, атипик үпкә ялкынсынуы, Е гепатиты һәм башка күп авырулардан саклануның иң нәтиҗәле һәм иң үтемле ысулы. Кул юу эчәк авыруларын 30-48%ка киметергә, кискен респиратор инфекцияләр санын 20%ка киметергә мөмкин

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) коронавирус йогышы һәм коронавируска шикле пациентларга ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә хәбәр итә, РФ Хөкүмәтенең 6.08.2020 ел, № 1191 карары белән 2020 елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәр эш чорларын исәпләүнең аерым тәртибе билгеләнгән. Алар өчен вакытыннан алда пенсиягә хокук бирүче бер көн тиешле эш төрләрендә стажның ике көне буларак исәпләнә.

Медицина хезмәткәрләренә ташламалы иминият стажы индивидуаль (персональләштерелгән) исәпкә алу белешмәләре нигезендә расланачак. Ә яңадан исәпләү документларына үзгәрешләр керткәнче-эш бирүченең билгеләнгән тәртиптә бирелә торган документлары белән.

Һөнәри керемгә салым-ул яңа махсус салым режимы, аны 2019 елдан кулланырга мөмкин. Бу режим 10 ел дәвамында гамәлдә булачак. Әлегә ул Россиянең 23 төбәгендә кертелә.

Һөнәри керемгә салым-ул өстәмә салым түгел, ә яңа махсус салым режимы. Аңа ирекле рәвештә күчәргә мөмкин. Бу салым режимына күчмәгән салым түләүчеләр башка салым салу системаларын исәпкә алып, салымнарын түләргә бурычлы.

Яңа махсус салым режимына (үзмәшгульләр) күчүче физик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр мөстәкыйль эшчәнлектән кергән керемнәрдән бары тик ташламалы ставка буенча гына — 4 яки 6% түли алачак. Бу бизнесны легаль рәвештә алып барырга һәм законсыз эшкуарлык эшчәнлеге өчен штраф алырга мөмкинлек бирәчәк.

Бүген, 14 октябрьдә чәкчәк көне билгеләп үтелә, бу уңайдан татар халкының милли тәм-томы, татар кунакчыллыгы символы турындаТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сөйләргә булды.

Элек  бу ашамлык бары тик бәйрәм өчен генә әзерләнгән, аны туйга бүләк итү йоласы булган. Хәзер исә чәк-чәк көндәлеккә әверелде диярлек, аны теләсә кайсы супермаркетта сатып алырга мөмкин.

Шулай итеп, чәкчәк җитештерү күләме буенча рейтингта беренче урынны Казанның 3 нче икмәк заводы алып тора. Бу ризык  2019 елда биредә 1003 тонна җитештерелгән. Иң борынгы җитештерүчеләрнең берсе булган, Казан шәһәрендәге икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләрен җитештерүчесендә бу тәм-томның 44 төре сатып алучыга тәкъдим ителә. Мәсәлән, бер тартмада чәк-чәкнең 8 төре: классик, мәк, кунжут, кокос, әстерхан чикләвекле, күрәгә белән һәм матур дизайнда  эшләнгән төргәктә, шоколадлы «Любимый город» чәк-чәге дә.

2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бердәм кабул итү практикасы дәвам итә.

2020 елның 20 октябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла. Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең «Skype» программасына турыдан-туры тоташу юлы белән Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрына һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.

Сәрия Сабурская һәм Эльмира Зариповага мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны буенча язылырга кирәк.

 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе белән берлектә агымдагы елның 20 октябрендә 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр «Хатын-кызларның хезмәтен саклау: хокуклар һәм гарантияләр» темасына телефон кайнар линиясен оештыра: Казан шәһәре, К.Маркс ур., 31/7 йорт, 8(800) 201-16-00.


14
октябрь 2020 ел.
чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе территориаль бүлегендә (Татарстан) Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнарында түбәндәге адрес буенча: Буа ш., Ефремов ур., 135 «В» йорт, 2020елның 21 октябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшкуарлар өчен Бердәм «ачык ишекләр» көне узачак.

Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатларында (Covid-19) “ачык ишекләр” Бердәм көнендә эшмәкәрләрне кабул итү 8(84374)3-52-89, 3-17-04 номерлары буенча алдан язылу буенча гамәлгә ашырылачак.

14 октябрьдә 19:00 сәгатьтә узачак бушлай семинар агросәнәгать комплексын цифрлаштыруга багышлана. Танып-белү семинарында җитештерүне тулысынча роботлаштыру һәм авыл хуҗалыгы тармагының барлык процессларын цифрлаштыру буенча тулы инструкция белән танышу булачак. Вебинар барышында Республика мәгълүмати-исәпләү үзәге АҖенең цифрлаштыру һәм проект идарәсе бүлеге җитәкчесе Дамир Фатыйхов "Евротехнологияләр" ДКнең терлекчелек юнәлеше буенча проектлар җитәкчесе Марат Гатиятуллин белән бергә терлекләрне тукландыруны ничек автоматлаштыру:савымны тотрыкландыру һәм арттыру турында, шулай ук исәпкә алуны ничек алып барырга һәм терлекләр белән ничек эш итәргә кирәклеге турында сөйлиячәкләр. Белем бирү семинарына теркәлү «Агрополия» порталында башкарыла.

Хөрмәтле гражданнар!

 

Хәзерге вакытта Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында uslugi.tatarstan.ru электрон рәвештә гариза тапшырырга мөмкин:

- беренче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә айлык түләүгә;

- торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләргә.

Санитар-эпидемиологик шартларны һәм яңа коронавирус инфекциясе таралу үзенчәлекләрен исәпкә алып, сезгә электрон рәвештә гариза бирергә киңәш итәбез.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International