ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2025 ел
чәршәмбе

Салым органнарында ачык ишекләр көннәре-3-НДФЛ декларациясен тутыруда профессиональ ярдәм алу һәм керемнәрне декларацияләүнең барлык нюансларын ачыклау өчен менә дигән мөмкинлек.


11
март, 2025 ел
сишәмбе

2025 ел башыннан электрон сертификатлар ярдәмендә Татарстан халкы 2 595 техник тернәкләндерү чарасы сатып алган. Бу максатларга Социаль фондның Татарстан бүлеге 62 миллион сумнан артык акча юнәлткән.

12 март Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән

- төнлә һәм иртән бозлавык, томан (Казанда да);

- төнлә һәм көндез көчле секундына 15 метрга кадәр җил көтелә.

Ак Барс Банкы 2019 елдан «Ислам ипотекасы» проектын тормышка ашыра, аның нигезендә кредит мөнәсәбәтләре һәм акчалата заем түгел, ә сату-алу килешүе ята. Яңа продуктның ничек эшләвен аңлатабыз.

«Гараж амнистиясе» гамәлдә булган вакыт эчендә 2021 елның сентябреннән төбәктә гадиләштерелгән тәртиптә 7,6 мең гараж һәм алар астындагы 11,2 мең җир кишәрлеге – барлыгы 19 мең объект рәсмиләштерелгән.

2024 елда Татарстан Республикасы территориясендә индивидуаль торак төзелеше өлкәсендә подряд оешмалары җитәкчеләренә һәм бенефициарларына карата Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159 статьясының 4 өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча өч җинаять эше кузгатылды. 

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодольск территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-экспертлары тарафыннан 2025 елның 10 мартында Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының «Буа картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты» оешмасында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән очрашу оештырылды.

Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен уңайлылык хәзер сезнең смартфонда! 

Россия цифрлар министрлыгы интернет-мошенниклык һәм телефон мошенниклыгы очраклары ешаю сәбәпле «үзең шалтырат» мәгълүмати онлайн-проекты кысаларында көндезге һәм онлайн форматта укыту семинарлары уздырыла дип хәбәр итә.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе һәм Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге 10 марттан 21 мартка кадзр  хезмәтләр күрсәткәндә һәм товарлар сатканда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча "кайнар линия" оештырачаклар. Шалтыратулар Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Буа территориаль бүлеге телефоны буенча кабул ителәчәк 8(84374) 3-52-89, 3-17-04; 8(84373) 2- 52-59 эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр һәм 13.00 сәгатьтән 16.40 сәгатькә кадәр


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International