Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге законнарның үтәлеше тикшерелде.
Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районында бер җирле предприятие хезмәткәрләре тарафыннан ике елга якын гомумтаралган файдалы казылмаларны – комны лицензиясез чыгару законсыз башкарылган.
Әлеге факт буенча прокурор тикшерүе материаллары гаепле затларны җинаять эзәрлекләве турындагы мәсьәләне хәл итү өчен хокук саклау органына җибәрелде.
Аларны карау нәтиҗәләре буенча җинаять эше кузгатылды
РФ ҖК 171 маддәсенең 1 өлеше буенча (законсыз эшмәкәрлек).