Аксу (Кишер Аксу) авыл җирлеге Буа районында Чуваш Республикасы белән чиктәш, Буа шәһәреннән төньяк-көнбатышка таба 30 км, көнчыгыштан Апас районы белән чиктәш.
Аксу авылына (Кишер Аксу) моннан 300 ел элек нигез салынган. Исемнең килеп чыгышы Аксуның беренче күченүчесе исеменнән бара. Аксу исемендәге кеше чишмә янында бик матур урын сайлап алды. Аңа башка гаиләләр дә кушылды. Яшьләр белемгә омтылды. Мәчетләр төзелә, тиздән алар 5 була. Биредә балаларны укыттылар.
«Кишер Аксу» исеме Шәрәфов исеме белән бәйле. 19 нчы гасырның 60 нчы елларында Аксу авылында туган Хөснетдин гаилә кора. Беренче никахтан улы Шәрәфетдин әти-әнисен калдырып, өйдән үз бәхетен эзләргә китә. Ул Самарада төпләнеп, приказчы булып эшли, әмма аны ата-ана җире тарта. 15 елдан өйгә кайта. Ул аннан кишер орлыгын алып кайта. Аларны авылдашларына тараткан, кишер үстерә башлаган. Шул вакыттан бирле авыл үзенең кишер белән дан тота. Шуннан «Кишер Аксуы» дигән исем китә.
Авыл кара уңдырышлы туфраклы. Климат уртача, континенталь, терлекчелек һәм игенчелек өчен уңайлы шартлар тудыра.
Аксу авылында 302 ишегалды бар, 621 кеше яши, шуларның 102се авыл хуҗалыгында, 51е бюджет өлкәсендә эшли. Пенсионерлар, инвалидлар, иждивенецлар - 224, балалар - 135, шул исәптән мәктәп укучылары - 92, мәктәпкәчә яшьтәге балалар - 43 ( 1 яшькә кадәр балалар - 7).
Авыл хезмәтчәннәренең җитештерү уңышлары-ул тормыш өчен кирәкле социаль проблемаларны эзлекле хәл итү, авыл халкының тормыш дәрәҗәсен арттыру нигезе.
Авыл зур, матур, анда нәкъ өч урам ( 1,5, 2 км урамнар арасы) урнашкан. Биредә хезмәт сөючән кешеләр яши. Төп эштән тыш Аксу халкының яраткан шөгыле дә бар. Алар үзләренең бакча кишәрлекләрендә кишер үстерәләр, бөтен республикага саталар, шуңа күрә авыл Кишер Аксуы дип атала. Тагын һәр ишегалдының үз коесы бар.
Авыл үзәгендә Аксу урта гомуми белем бирү мәктәбе урнашкан, аңа 1925 елда бөек мәгърифәтче абыйлы-энеле Шәрәфи нигез сала. Ике катлы яңа мәктәп 1986 елда ачылган. Ул 360 урынга исәпләнгән. Мәктәп каршында балалар бакчасы эшли. Республика, район һәм авыл җирлегенең икътисади сәясәте авыл халкының тормыш сыйфатын күтәрүгә, аларның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга, авыл инфраструктурасын яңартуга юнәлтелгән иде: яңа клуб, мәчет төзелде, юллар яңартылды, кибетләр ачылды. Авылда газлаштыру һәм телефонлаштыру төгәлләнде.
Авылның киләчәге якты һәм матур. Фермер хуҗалыклары һәм крестьян хуҗалыклары уңышлы үсеш ала.
Соңгы яңарту: 2022 елның 17 июне, 17:15