ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Буада коррупциягә каршы координация комиссиясе утырышы узды. Утырышны комиссия рәисе, муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров алып барды.

“Арктика” боз сарае директоры вазифаларын башкаручы Ирек Яраханов белдерүенчә, кичә якташыбыз, “Татарстанның баш инвестиция-төзелеш идарәсе” (ГИСУ) директоры Марат Айзатуллин 18 яшь һәм аннан да өлкәнрәк хоккейчылар кергән командага (22 уенчы) исемле кәшәкәләр бүләк итте. Тапшыру тантанасында район башлыгы Марат Җаббаров та катнашты. Алар спортчыларга уңышлар, җиңүләр теләделәр.

Мәктәпләрдә – язгы каникуллар. Бу уңайдан балаларның юлларда, шул исәптән тимер юлда да иминлегенә игътибарны арттыру сорала.

Коррупциягә каршы тору һәм аны кисәтү, гражданнардан, оешмалардан әлеге төр закон бозу турында мәгълүмат җыю максатында шәһәрдә “Ышаныч әрҗәләре” тора. Алар Жорес урамы, 110  “А” адресы буенча Буа муниципаль район башкарма комитеты, К. Зыятдинов урамы, 137 адресы буенча район үзәк дәваханәсе, Космовский урамы, 108 “Г” адресы буенча күпфункцияле үзәк, Космовский урамы, 14 адресы буенча район эчке эшләр бүлеге, Р. Люксембург урамы, 140 адресы буенча шәһәр прокуратурасы биналарында урнаштырылган

Узган елның 19 ноябрендә шәһәрдә беренче тапкыр гражданнарның үзара салым средстволарын кертү һәм файдалану  мәсьәләләре буенча гомумхалык инициативасы белән җирле референдум узды. Анда буалылар актив катнашты һәм күпчелеге шәһәрне уңайлырак, яктырак итү, төзекләндерү идеясен хуплады.

Районда вирус йоктыручылар саны арта: 26 мартка дәваханәгә ашыгыч ярдәм сорап шалтыраткан 54 кешенең яртысына ОРВИ диагнозы куелган


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International