“Әбиемнең серле сандыгы”.
13 нче номерлы Бик-Ути аерымланган структура бүлегенең
“Тамчылар” фольклор клуб берләшмәсе.
14 нче номерлы Ташкичү аерымланган структура бүлегенең
“Ак калфак” фольклор клуб берләшмәсе.
“Әбиемнең серле сандыгы”.
Максат:
1. Татар халкының онытыла барган изге бәйрәмнәрен, гореф – гадәтләрен хәтердә яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү;
2. Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту;
3. Сәнгатьле сөйләм телен үстерү.
4. Татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: Сандык һәм сандык эчендә - чиккән сөлгеләр, ашъяулык, шәлъяулык, түбәтәйләр, күлмәк, җәймә, кулъяулык, читек.
Чал тарихлы горур кешеләр без
Тынмас моң бар безнең каннарда
Ата-бабам мирас иткән сукмак
Дәвам итәр юлын без барда.
Онытылган гореф-гадәтләрне
Яңартабыз хәзер көннән-көн
Уен-йолалары,җыр-биюе
Һәр киләчәк көнне бизәсен.
Соңгы яңарту: 2016 елның 4 апреле, 14:09