Буа шәһәре Мулланур Вахитов исемендәге гимназиядә “Укучының мәдәни көндәлеге” көне.
Гимназиядә 15 сентябрьдә Россиякүләм “Укучының мәдәни көндәлеге”нә багышланган чара үтте. Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Һәр балага тантаналы рәвештә мәдәни көндәлек таратылды. Чарада Буа шәһәре Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре катнашты. Китапханәче Закирова Резедә Әхмәт кызы үзе белән алып килгән презентация аркылы Татарстан Республикасында һәм районыбызда мәдәни көндәлекнең зур әһәмияткә ия булуы турында сөйләде ,балаларга һәм укытучыларга яңа уку елында бу юнәлештә зур уңышлар ирешүнең юлларын күрсәтте.
Сәхнәгә күтәрелгән 2015-2016, 2016-2017 нче уку елларында Россиякүләм “укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында уздырылучы “Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге” конкурсының региональ этабында җиңгән укучыларны кичәдә катнашучылар алкышлап каршы алдылар.Гимназиянең генә түгел,ә районыбыз горурлыгы булган җиңүчеләр : Салахиев Рәсим һәм Шакиров Ильяс – 3 нче сыйныф укучылары, ә Исхаков Рамазан 5 нче сыйныфта укый. Алар мәдәни көндәлек белән ничек итеп ел дәвамында эшләүләре, әти-әниләре белән төрле шәһәрләрдәге музейларга,күргәзмәләргә,театрларга барулары турында сөйләделәр. Алар чыгышыннан соң укучының мәдәни көндәлеге – укучы,укытучы һәм ата-аналарның бердәм эшчәнлеге икәнлеге тагын бер күренде.
Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды.Өлкән сыйныф укучылары җырлары,биюләре һәм нәфис сүзләре белән чараны тагын да җанландырып җибәрделәр.