Җырлап-биеп каз суйдылар бу атнада Күл Черкене авылында.
Шушы авылда яшәүче Резедә Фәхрет-диноваларда узган өмәгә эләктек без. Авылның иң уңган хатыннары итәкләренә берәр казны салганнар: кулларына күз иярми – кай арада йонын “сыпырып” алалар, ялангач түшкәләрне тазларга салып кына торалар. Эш тә бара, җыр да сузалар, авылда булган хәлләрне дә сөйләп бетерделәр, уйнап-шаяргалап та алдылар. Канат биреш дигәне әбиләрдән калган уен, ди. Авыл мәдәният йорты җитәкчесе Раят Хәбибуллин гармун сыздыра, ул туктагач, канат кемдә кала, шуңа Рәзинә Гайнуллина җәза бирә. Шулай итеп, Роза Әдһәмова тизәйткечләр әйтте, Дания Хәйруллина биеде, Әзинә Сәлахетдинова җырлады, җәзаның иң “кәттәсе” Мәдинә Хәмидуллинага эләкте, ул бер дә оялмыйча бәйрәм “гаеплесе” – казга охшатып каңгылдап бирде. Аннан апалар зур каз түшкәләрен көянтәләргә асып елга буена, юарга киттеләр.
– Чишмә суында юсаң, каз тагын да чистара, салкын суда туңып, агарып китә ул. Өмә белән йолкыгач рәхәт, тиз дә бетә. Авылдашлар белән барысы турында сөйләшеп утырасың, - ди хуҗабикә Резедә Фәхретдинова.
Елгага казлар асып барганда юлга йоннар коеп барганны күргәч, бераз гаҗәпләндек. Баксаң, аның йоласы шундый икән. Бу өмәчеләрнең йорт хуҗаларына казлары киләсе елга да симез һәм күп булсын, дигән теләкләр җиткерүләре булып чыкты.
Бу авылда казны барлык йортта үсте-рәләр, дип әйтсәң дә ялгыш булмас. Май аеннан алып октябрьгә кадәр авылда кемдә каз бар, шулар иртәнге 5тә бергә җыелып, бер километр ераклыкта урнашкан күлгә илтәләр. Йоклап калучыларны чакыралар. Кичен кошларны бергә сүз куешып алып кайталар. Судан чыкмаганнарны күлдә ярдан-ярга бау сузып, аны селкетеп, куркытып чыгаралар. Быел апалар каз асрарга бик җиңел булды, диләр. Еш яуган яңгырлар үләнне үстереп, яшәртеп кенә торган. Ә чирәм казларның иң яраткан ризыгы. Өйгә кайткач, аларга тагын да тәмле сый – пешкән бодай ашатканнар. Шуңадыр да казларыбыз симез була, диләр. Араларында 6 килограммнан да авырраклары бар. Әмма симез каз үтемле товар түгел икән:
– Халык күбрәк кечерәк, духовкага сыя торган казларны сорый, -дип гаҗәп-ләндерделәр өмәдәге апалар.
Ә менә хуҗабикә сайланып тормаган, өмәчеләргә иң симез казны каклаган булган. Алар арасында түшкәсе зур дип зарланучы булмады – тәмле, казларың һаман шулай зур булсын, дип кенә теләделәр.