Буа шәһәрендә яшәүче Гөлфруз апа Габитова иңнәрендә ил белән килгән авырлыкны – ачлык-ялангачлык, сугыш михнәтләрен күтәргән буыннан. Әмма аның өлешенә аннан битәр газаплар да күп тигән шул.
Күңелне иң әрнеткәне – ятимлек. Кырык Садак авылында яшәгән алты балалы гаиләдә төпчек булган Гөлфруз аны биш яшендә чагында ук татый. 1933 елда әтиләре Фәсхетдин үлә. Аннан янгын чыгып, йорт-җирләре яна. Ир балалар яхшы тормыш эзләп Мәскәүгә чыгып китәләр. Бераздан әниләрен чакыртып алалар – гаилә тагын берләшә. Ә Бөек Ватан сугышы аларны кабат аера. Кайберләре белән мәңгелеккә. Гөлфрузның яу кырына чыгып киткән дүрт абыйсының өчесе шунда башларын салалар – хәбәрсез югалалар.
– Эзләтеп тә карадык. Каберләре кайда икәнен дә белмибез. Буадан чакырылган булсалар бер хәл дә, Мәскәүдән киттеләр бит, – ди Гөлфруз апа моңсуланып. Ә менә Әбделхалик 1943 елда култык таягы белән туган авылына, ярым җимерек хәлдәге туган йортына кайта. Исән булуына шатланырга да өлгерми калалар – бер атнадан әниләре Сәйриҗиһан үлеп китә.
– Мин яшүсмер бала. Авырып урын өстендә яткан әнине үләр дип башыма да китермәдем. Хәлсез, калтыранган куллары белән сузган ипи кисәген алганда да уйламадым. Ә аның тәме бүген дә телемдә, – ди ул күз яшьләрен сөртеп. Балачакта, яшьлегендә күргән авырлыклар да хәтереннән бер дә китми аның. Яралы абыйсы белән ничек тә көн күрергә тырышалар. Сыер җигеп Тәтештән тоз ташыганнарын гомердә онытасы юк. Аягы яраланган абыйсына атларга да кыен, ә кыз сыерга булышырга теләп, аны тарта. Буйга озын кызны яшенә, 3 класс белеменә карамый төрле эшләргә дә чакыралар – аягына чабата киеп, фермада сарыклар карый, окоп казый, Казан янындагы хәрби заводта эшли, Буа – Иске Суыксу арасында тимер юл салу өчен җир күтәрә. Нишләтәсең, сугыш бит.
– Заводта ярты литрлы гильзаларны әрҗәләргә тутырып фронтка озата идек. Анда әсирлектә булган немецлар да эшләде. Үзебез дә ач булсак та, өйдән алып килгән ипи белән бүлешә идек. Ачлыктан интеккән ирләр бер кисәккә егермеләп ябырыла иде. Ә без фронттагы якыннарыбызны, аларның тилмергәннәрен күз алдыбызга китерәбез, – дип искә ала ул көннәрне Гөлфруз апа.
1950нче елны кабат Мәскәү якларына чыгып китә кыз – яшь кешенең киенәсе, анысын-монысын юнәтәсе килә. 1951-52 елларда Курскта тимер юл салуда катнаша.
– Яшәү урыныбыз вагон, эшебез вагон бушату иде. Шпаллар китереләме, коммы – 12 минут эчендә бушатырга кирәк. Ирләр белән беррәттән эшләдек, – ди Гөлфруз апа. Бу язылганнар күргәннәренең бер өлеше, күрешеп аралашкан арада искә төшкәннәре генә әле. Барысын да барласаң, китап язарлык.
– Әниебезнең сөйләгәннәрен ничәнче кат ишетсәк тә, күз яшьләрсез тыңлый алмыйбыз, – диләр бүген Буада гомер итүче, әниләренә ялгызлык авырлыгын күрсәтмәскә тырышучы кызлары Рәмзия белән Фирая. Ә озак еллар Кырык Садакта яшәп, 1988 елда Буага күченгән Гөлфруз белән Әһлиулла ишле, тату гаиләсендә алты бала үсә алар – дүрт кыз, ике ул. Әниләре кызларын дөрес тәрбия биреп, бар эшләргә өйрәтеп үстерә. Уллары Фәннур белән Илнур да тырыш булалар. Кияү-киленнәр дә аларга охшап килгәннәр.
– Безнең вазифалар бүленгән иде. Рузия апа – җыючы-юучы булса, Рухия апа терлекләр карарга, мин пешерергә яраттым. Без таралышкач, барлык эшләр сеңлебез Фираяга калды, – ди Рәмзия апа. Аш-суга да, кул эшләренә дә уңган Гөлфруз апа әле хәзер дә тегү машинасы артына утырырга ярата. Яшь чагында ниләр генә текмәгән.
– Чүпрәктән нәрсә дә эшләп була, тимердән генә хәлдән килми, – дип шаяртырга ярата ул. Яшьлегендәге физик хезмәт аркасында бүген аяклары тыңламый башласа да, авырлыклар сындырмаган аны. Ирен, йөрәк җимешләре – Рухиясе белән Илнурын мәнгелеккә югалтса да, үзендә яшәү көче тапкан ачык йөзле, ярдәмчел, кунакчыл Гөлфруз апа 6 февральдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Үлгәннәрнең рухларына дога кылып, бүген аның тормышын тулыландырып, шатландырып торучы якыннарына исәнлек теләп, хәер-фатихада яши. Күңелен шигырьләр язып, көйләр сузып та юата. Күркәм юбилее уңаеннан теләкләрен җиткерүче балаларына, 12 оныгына, 14 оныкчыгына без дә кушылабыз. Исәнлек-саулык, җан тынычлыгы телибез.