Кооперативларга берләшергә бу фермерлар хәлен ныгытачак дигән фикердә район башлыгы Марат Җаббаров

2018 елның 12 мае, шимбә

Буага Казан кооперация институты вәкилләре килде. Алар район җитәкчелеге,  авыл җирлекләре, фермер хуҗалыклары башлыклары  белән авыл хуҗалыгы кулланучы кооперативлары оештыру нигезләренә багышланган укыту семинары үткәрделәр.

Төп тема авыл хуҗалыгы кооперациясен оешты-руның актуальлеге, өстен-лекләре, аны  үстерүнең төп проблемалары, бурычлары, юллары турында барды. Шулай ук аларның эшчәнлекне хокукый көйләү, дәүләт яр-дәме күрсәтү турында да сөйләштеләр. 

– Без бирегә район җитәк-челеге чакыруы буенча шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларны, фермерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләрне берләшергә, үзләре җи-тештергән продукцияне сатарга өйрәтү максатында килдек. Кооперативлар оештыру ил, республика җитәкчелеге таләбе дә, чөнки мондый хуҗалык итү формасы ил икътисады үсешендә өстенлекле ун юнәлешкә керә, – ди институт ректоры Алсу Нәбиева. Шулай ук институт командасы район фермерлары эшчәнлеген төптән өйрәнеп, авыл җирлекләренең юл картасын төзергә булышырга һәм кайсысында нинди юнәлештәге кооператив төзү мөмкинлеген ачыклауны планлаштыра. Муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров кооперативларның һәр авыл җирлегендә булырга тиешлеген бурыч итеп куя. Күптән түгел өчесен – Боерган, Бик-үти һәм Югары Лашчы авыл җирлекләрен бер-ләштергән беренче кооператив барлыкка килде инде. Аларда эшчәнлек алып баручы биш фермер: Ринат Гайнетдинов (рәис), Илнар Гайнетдинов, Җәмил һәм Миләүшә Дәүләтшиннар, Исмәгыйль Галиуллин авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм реализацияләү буенча “Луч” дип исемләнгән кооператив оештырдылар.

– Мин моны кирәкле һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүче кечкенә хуҗалыклар өчен зур ярдәм бирүче юнәлеш дип саныйм. Берләшеп эшләгәндә, мәсәлән, чәчү-лекне арзанракка алырга, ә җитештерелгән ашлыкны кыйммәтрәккә сатарга була. Шуның өсте-нә транспорт чыгымнары да кимрәк булырга мөмкин, – ди бер үк йөздә район крестьян-фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Җәмил Дәүләтшин. Аның сүзләренчә, фермерлар   продукция җи-тештерүдән алып аны реализацияләүгә кадәр чылбырның барлык звеноларын үз кулларына алырга тиешләр. Җыеп әйткәндә, берәүләр җи-тештерергә, икенчеләре эшкәртергә, өченчеләре сатарга. Шул чакта гына  тотылган чыгымнар үз-үзен аклаячак.   

– Кооперативлар оештыру бер-береңә ярдәмне дә күздә тота. Фермерлар арасында “язылмаган булышу” болай да яшәп килә. Ник дигәндә, күпчелекнең чәчү мәйдан-нары 500 гектар, аннан да кимрәк тәшкил итә һәм андыйларның барлык техниканы алу мөмкинлеге юк.  Мәсәлән, иң зур проблема агу сиптергечләр белән туа. Шуңа да кооперативка берләшүчеләр үз акчаларыбызга булса да аны алырга уйлыйбыз, – ди фермер.

Ә дәүләт ярдәменә таяну өчен кооперативның бер еллык тарихы булырга тиеш. Шуңа да кыйммәтлерәк техника, мәсәлән, заманча комбайннар алу киләчәк планы булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International