Күп өлкәннәр онлайн түләүне үзләштерәләр

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

Дәүләт хезмәте порталының уңайлылыгы турында еш язалар, сөйлиләр.  Теркәлергә дә, портал белән эшләргә дә җиңел,  моны пенсионерлар да  булдыра ала, диләр. Күп өлкәннәрне компьютер белән дуслаштырган Наилә Сабитова квитанция килгән саен “атлап-тунлап” почтага йөрүдән күптән бизгән, онлайн түләү рәхәте турында пенсионер безгә дә теләп сөйләде.

Героебыз без килгәндә портал аша коммуналь хезмәтләр өчен түләп утыра иде.

-Информатика укытучысы булып эшләгәнгәдер инде, мин җиңел теркәлдем дә, эшли дә башладым. Менә бүген ут, су, газ өчен түләдем. Башка вакытларда табибка талон алам, кесә телефонына акча салам. Шулай ук поездга да билет алганым бар. Чиратлар туйдырды. Ә компьютер каршында үзең хуҗа, - ди ул.

Бу сүзләрне ул компьютерга өйрәнү курсларына йөрүче өлкән укчыларына – әби-бабайларга да сөйли.

Кызык, онлайн сүзен оныкларыннан гына ишеткән әби-бабайлар компьютер каршына утырып андый операцияләрне башкара алалармы икән?

- Ничек кенә әле?!  Кайсы төймәгә басарга дип кат-кат сорыйлар, шулхәтле белергә тырышалар, - ди Наилә Сабитова. Өлкәннәр әйтеп җибәрүне сорап өйгә дә шалтыраталар икән. Күпләре тора-бара портал аша “квартплата” да түли башлаганнар. Гомер буе кулларына кәгазь квитанция тотып, почтамт юлын таптаган кайбер апа-абыйларга бу ошап та киткән. Почтадагы кебек түләгәнлеккә квитанцияне кулларына тотып карамагач,  акчаның тиешле исәпкә “утыруы-утырмавы”  бераз борчыган аларны. Әмма телефоннарына килгән СМС-хәбәрдән акчаның барып җитүе  хакында укыгач, тынычланганнар.

-Уңайлы инде, сүз дә юк. Интернет кына “эленеп калмыйча” яхшы эшләсен, банк карточкасында акча булсын. Калганы берничә минутлык эш, - ди Наилә апа.

Әле портал турында ишетеп кенә белүчеләргә, мөстәкыйль рәвештә теркәлә алмаучыларга да бер дә кайгырырга кирәкми. Андыйларга шәһәрнең күпфункцияле үзәк белгечләре ярдәм итә. Бүлек начальнигы Людмила Гонджуа белдерүенчә, көнгә 30-40 кеше порталда эшләүгә кагылышлы сораулар белән килә. Элек тагын да күп - 100гә якын кеше мөрәҗәгать итә торган булган. Буалыларның күбесе ЮХИДИ өлкәсендә дәүләт хезмәте күрсәтүне сорап киләләр икән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International