Ана капиталы: аның акчасын ничек тотарга.
Нәрсә ул ана (гайлә) капиталы?
Ана капиталы - әгәр элек ана капиталы алу хокукына ия булмаган 2007 елның 1 январеннан соң икенче (өченче, ике аннан соңгы ) бала туган (лыкка алынган) Россия гайләләренә дәүләт тарафыннан ярдәм белшн тәэмин итү юлы.
Ана капиталының күләме элек аннан файдаланмаган гайләләр өчен 453 мең 26 сум тәшкил итә. Аны алу хокукына бер генә тапкыр ия булып була.
Программага керү вакыты озайтылган.
Икенче бала 2021 елның 31 декабренә кадәр туган яки улыкка алынган булырга тиеш. Сертификатны алу һәм ана капиталы акчасын тоту вакыты чикләнмәгән.
АК акчасын кайчан, ничек тотарга:
1. Бала 3 яшенә җиткәнче:
- мохтаҗ гайләләргә айлык акча түләп бару (яңа!);
- кредит ябу яки торак алу яисә төзүгә алынасы кредитның беренче взносын кертү;
- балалар бакчасы һәм яслиләр өчен түләү (яңа!);
- инвалид балаларның социаль адаптациясе һәм реабилитациясе товарларын һәм хезмәтләрен түләү;
2. Балага 3 яшь тулгач:
- торак алу яки төзү, торак төзү чыгымнарые компинсацияләү;
- өлешлшп төзүдә яки торак кооперативында катнашу өчен түләү;
- белем алу учреждениясендә баланың укуы, яшәве өчен түләү;
- әнисенең җыеласы пенсиясенә тоту.
АК акчасын өлешләп кулланырга була.
Мәсәлән, акчаның бер өлешен балаларны укытуга тоту, ә икенче өлешен - әнисенең җыеласы пенсиясенә тоту яки акчаны тотуны соңрак вакытка күчерү.
АК акчасын нәрсәгә тотарга ярый.
- гайләнең яшәү шартларын яхшыртуга;
- балаларга белем бирүгә.