ТР Президенты Р.Н.Миннеханов Буа муниципаль районына эшлекле сәфәрдә булып китте

2018 елның 14 августы, сишәмбе

Бүген ТР Президенты Р.Н.Миннеханов, урып-җыю эшләре барышы белән танышу өчен, Буа муниципаль районына эшлекле сәфәрдә булып китте.

 Татарстан Президенты райондагы урып-җыю эшләре баршын вертолет бортыннан ук бәя бирде – район башлыгы Марат Зяббаров белән бергә хуҗалык кырларын карадылар.

   Районга Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та килде. “Кыят” җәмгыяте кырында Президент оешма һәм предприятиеләр аграрийлары һәм җитәкчеләре белән очрашты. Комбайнчылар эшләре, шартлар белән кызыксынды. Райондагы урып-җыю кампаниясе күрсәткечләре белән Марат Зяббаров таныштырды.

  • Бүгенге көндә “экватор”ны уздык. Уртача уңыш һәр гектардан 25, 1ц тәшкил итә. Яңгырлар булмаганлыктан, мөгаен, алга таба да шулайрак булыр кебек, - диде ул.

Президент, иң мөһиме югалтуларсыз булсын иде, дип ассызыклады.

  • Ел җиңелләрдән түгел. Моңа карамастан уңышны опреатив рәвештә җыеп алырга. Эшегездә уңышлар, - диде Р. Миннеханов. Ул районда төрле программаларның үтәлеше белән кызыксынды, фермер хуҗалыкларда җитештерелгән продукция күргәзмәсендә булды. Ахырдан “Кыят” җәмгыяте зернотогы белән танышты. Генераль директор Владимир Грачев: “Иген киптерү комплексының булуы уру эшләрен тиз арада бетерергә ярдәм итә”, - диде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International