Гаиләләрнең маткапиталга электрон сертификатлар алу мөмкинлеге барлыкка килде

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

2018 елның сентябрендә Буа шәһәрендә яшәүче хатын-кыз электрон сертификат иясе булды. РФ Пенсия фондының Татарстан Республикасы Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) хәбәр иткәнчә, ана капиталын алу гаиләләр өчен гади һәм уңайлырак булган: хәзер сертификат бирү яки ана капиталы белән эш итү турында электрон гариза бирү генә түгел, ә электрон рәвештә сертификат алу мөмкинлеге дә бар.

Ана капиталына электрон сертификат рәсмиләштерү өчен ике ысулның берсе белән тиешле гариза бирергә кирәк:
- Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша;
- Дәүләт хезмәтләре сайтында.
Алга таба, гадәти сертификат кебек үк, Россия Пенсия фондына бер тапкыр гына мөрәҗәгать итәргә кирәк – шәхси саклау документларын (мәсәлән, бала туу турында таныклык) тапшырырга.
Сертификатның үзенә кабат мөрәҗәгать итәргә кирәкми – ана капиталын бирү турында уңай карар чыгарганнан соң, электрон сертификат автомат рәвештә шәхси кабинетка җибәреләчәк . Аның белән бергә сертификат турында барлык кирәкле белешмәләр булган электрон документ та кабинетка җибәреләчәк. Бу мәгълүматны экранда карарга яки бастырып чыгарырга була.
Бүгенге көндә Буада ана капиталына 3 меңнән артык сертификат бирелгән. Капитал акчаларын торак шартларын яхшыртуга, балаларны укытуга, инвалид балаларны җәмгыятькә интеграцияләүгә һәм әнисенең булачак пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга юнәлдерергә мөмкин. Ана капиталы күләме 453 026 сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International