Быел татарча диктант язу акциясенә 150дән күб-рәк буалы кушылды. Оештыру комитеты әйтүенчә, бу узган елга караганда 50 кешегә күбрәк.
Сәгать унынчы ярты булганда М. Вахитов исемендәге гимназиянең беренче катында диктант язучылар өчен әзерләнгән урыннар бетеп килә иде инде. Уку йортының икенче катында тагын өстәмә сыйныф билгеләгәннәр. Сыймаучылар анда күтәрелде.
Район мәгариф идарәсенең милли белем бирү буенча методисты Рәмзия Ибраһимова һәр кешегә кодлы кәгазь таратты. Текстны безгә гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мәсхүдә Юнысова, ә өстәмә сыйныфта укытучы Лилия Җәләлова укыды. Татарстан Мәгариф министрлыгыннан җибәрелгән текст Аяз Гыйләҗевнең “Көз” повестеннән бер өзек, ул 262 сүздән тора. Аны бер кат укып чыкканнан соң, быел диктантның узган ел белән чагыштырганда шактыйга кыскарак һәм җөмләләрнең дә гадирәк булуын сиздем. Чагыштыру өчен: узган елгы текст 369 сүздән торган һәм аны язуга сәгать ярым вакыт бирелгән. Быел бер сәгать.
Мәсхүдә Юнысова текстта сирәк кулланылучы сүзләр барлыгын кисәтеп, аларны тактага язып күрсәтәчәген искәртте. Залда күбрәк укучылар. Озын, катлаулы җөмләләрне язарга уңайлы булсын өчен тукталышлар ясап укырга тырыша Мәсхүдә Мәсгутовна. Өлгермим, аңламыйм, диючеләр булмады. Хәтта, чуаш телле укучылар арасында. Рәмзия Ибраһимова әйтүенчә, акциянең максаты – кешеләрдә татарча грамоталы язуга, әдәби сөйләм теленә омтылышны арттыру, татар теленә үз-үзеңне сынау. Белгеч киләчәктә диктантта төрле һөнәр ияләре катнашуын тели.
– Без акциядә катнашучылар саны арта баруга бик сөенәбез. Әнә, үзегез күрдегез, хәтта өстәмә сыйныф та тулы иде. Тәҗрибә шуны күрсәтә: диктант язуны кечерәк төркемнәргә бүлү кирәк. Укучыларны, укытучыларны, башка һөнәр ияләрен аерым сыйныфларга бүлеп утыртырга дип әйтүем. Кечкенә сыйныф укучысына укытучы белән беррәттән язып бару авыррак, – ди ул.
Диктант язу тәмамлангач, Ырыңгы мәктәбеннән килгән укучылар Кристина Комиссарова белән Ирина Скворцовадан фикерләре турында сорадык. Татар телен аңлап, кызыксынып өйрәнүләрен әйтә кызлар. Диктантны да әйбәт яздык, дип уйлыйлар. Алар берничә тел белү яклы. Ә татар телен һәрьяклап: әдәби һәм грамоталы яктан да.
Диктантларны район мәгариф идарәсе каршында оештырылган махсус комиссия тикшерәчәк.