1 гыйнвардан “Җитеш-терү һәм куллану калдыклары турында”гы 89 номерлы федераль законның 24.7 маддәсе гамәлгә керә. Аның нигезендә калдыклар белән эш итү: аны җыюдан һәм эшкәртүдән алып чүплекләрне юк итүгә кадәр хезмәт региональ операторларга тапшырыла. Республикада хезмәт күрсәтәчәк ике оператор конкурс нигезендә сайлап алынган. Буа, Казан һәм тагын 20 район кергән Көнбатыш зона шул рәвешле “Торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе” Казан идарәче компаниясе карамагына тапшырылган. Шушы көннәрдә аның җитәкчесе Сергей Богатов, белгечләр Буага килеп, Идел аръягы районнарының ка-ты көнкүреш калдыкларын чыгару белән шөгыльләнүче торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очраштылар. Чөнки төп үзгәрешләр нәкъ менә авыл җирлекләренә кагыла, калдыкларны алардан да үзәкләштерелгән рәвештә чыгара башлаячаклар. Аларны ничек җыю – контейнерлар урнаштырыпмы яисә капчыклапмы – авыл җыеннарында хәл ителергә тиеш.
– Авыллар территорияләрендәге каты көнкүреш калдыкларын вакытлыча кую урыннары алга таба рекультивацияләнәчәк, ә санкцияләнмәгән чүплекләр юк ителәчәк, – ди Сергей Александрович.
Өч ел эчендә Көнбатыш зонада өч урында Алексеевск, Арча һәм Югары Ослан районнары территорияләрендә полигоннарны чүпне сортировкалау станцияләрен үз эченә алган кластерлар төзү планлаштырыла. Ә әлегә районның физик затлары товарларны файдаланганнан һәм кулланганнан соң гына түгел, ә юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән калдыклар да гамәлдәге полигонга чыгарылачак. Монда шунысына басым ясарга кирәк: региональ оператор белән килешүне барысы да төзергә һәм чүпне чыгару хезмәте өчен түләргә тиеш булачак. Түләүгә килгәндә, ул квартирада, йортта фактта яшәүчеләрнең җан башына куб. метрларда исәпләнә. Бер елга ул 2,46 куб. метр күләмендә билгеләнгән. Ә хезмәт күрсәтүгә бердәм тариф шушы арада – Татарстан Республикасының тарифлар буенча комитеты кабул иткәннән соң игълан ителәчәк. Гыйнвар өчен яңача түләү квитанцияләре февраль азагында киләчәк.
Региональ оператор җитәкчелеге үзләре хезмәт күрсәтәчәк абонентлардан әлеге үзгәрешләрне уңай кабул итеп, килешүләр төзергә, түләүләрне вакытында башкарырга, чүпне контейнерларга гына ташларга яки график буенча урамга капчыкларда чыгарырга чакыра. Сүз уңаеннан, тора-бара чүпне сортларга аерырга да туры киләчәк. Үзләре ягыннан табигатьне, мохитне саклау, чүп-чардан арындыру буенча зур эшләр башкарырга вәгъдә итә. Полигоннар төзү аның беренчесе булса, контейнер мәйданчыкларының электрон базасын булдырып, техниканы “Глонасс” системасы, йөртүчеләрне интернетлы планшетлар белән коралландырып, каты коммуналь калдыкларның “әйләнешен” даими күз уңында тоту, ә тайпылышлар килеп чыкканда аларны тиз арада җайга салу да алда торган мөһим бурычларыннан.
Районда калдыкларны чыгару өчен җаваплы “Буа МППЖКХсы (инженерлык челтәрләре)” җәмгыяте исә барлык авылларны да колачларга тиеш. Өлгерерләрме? Генераль директоры Ирек Әхмәтгалиев әйтүенчә, аны җайга салу буенча эшне башлап җибәргәннәр инде.
– Авыл җирлекләре белән килештереп, төгәл графиклар төзиячәкбез. Яңа техника алу мөмкинлекләрен дә карыйбыз, – ди ул.