Мәдәният хезмәткәрләренең район семинары узды

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

Бүген Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров катнашында мәдәният хезмәткәрләренең район семинары узды. 2018 ел нәтиҗәләре буенча башкарылган эшләр турында доклад белән Мәдәният идарәсе башлыгы Ринат Гыймранов һәм шәһәр мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре чыгыш ясады. Район мәдәният йорты директоры Нурия Гайнуллова Яңа ел бәйрәмнәренә чыгу графигы һәм программаны оештыру таләпләре белән таныштырды.

 

Мәдәният өлкәсендәге хезмәткәрләргә һәм иҗат коллективларына халыкара һәм төбәкара конкурсларда катнашкан өчен дипломнар, сертификатлар һәм район Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Горький тимер юлының Казан узелының ветераннар советы рәисе Илгиз Нигъмәтуллин Горький тимер юлы башлыгы Александр Черемнов исеменнән Мәдәният идарәсе башлыгы Ринат Гыймрановка һәм туган якны өйрәнү музее директоры Люция Әхмәтҗановага истәлекле сәгатьләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International