"М. Вахитов исемендәге гимназия "дә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшьләр арасында «Без – Россия гражданнары" VI республика конкурсында җиңүчеләрне Буа муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев катнашында бүләкләү тантанасы узды.
Иҗади ярышның финал этабына 147 эш: 26 шигырь, 114 рәсем һәм кул эшләнмәләре, 7 видеоролик узды. Алар арасында Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән һәм республиканың 28 муниципаль районыннан, шул исәптән Буа муниципаль районыннан 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшьләр бар иде. Конкурс комиссиясе җиңүчеләр сыйфатында 60 авторны билгеләү турында карар кабул итте. Җиңүчеләр арасында районыбызның М. Вахитов исемендәге гимназия укучылары: Сөләйманов Тимур Александр улы һәм Балобина Полина Игорь кызы.
Иҗади конкурс ел саен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе белән берлектә физик мөмкинлекләре чикләнгән сайлаучыларның хокукый культурасын күтәрү чаралары кысаларында үткәрелә. Быел конкурсны оештыруда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы инвалидлар иҗтимагый оешмасы катнашты.
Тимур һәм Полинаны җиңүләре белән котлыйбыз һәм аларга яңа иҗади уңышлар телибез!