Статистика мәгълүматларына караганда, салкыннар һәм Яңа ел бәйрәмнәре башлану белән көнкүрештә янгыннар саны ел саен арта бара. Нәкъ менә шул вакытта халык белән профилактик эшне көчәйтергә, күп балалы һәм социаль якланмаган катламнарга аерым игътибар бирергә кирәк. Шуны истә тотып, кичә, 24 декабрьдә Күл Черкене, Күшке, Боерган авыл җирлекләрендә яшәүче гаиләләргә чираттагы профилактик рейд үткәрелде.
«Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, ТР буенча Россия ГУМЧС Буа һәм Чүпрәле муниципаль районнары буенча МОНД и ПР инспекторы Айдар Хәйруллин белән берлектә, ата-аналарның игътибарын җылылык мичләренең торышына юнәлттеләр, мичнең зарарланган элементларына вакытында ремонт ясау һәм йорт яны территориясен чистарту кирәклеге турында сөйләделәр.
Чара кысаларында барлык торак хуҗаларына янгын килеп чыккан очракта гамәлләр алгоритмы белән «Куркынычсызлык әлифбасы» белешмәлекләре һәм «112», "01 " ашыгыч хезмәтләрне чакыру телефоны бирелде.