Район мәктәпләренең 11 нче сыйныф укучылары өчен математика буенча сынау имтиханы узды

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

Бүген, 2018 елның 26 декабрендә, Буа шәһәренең 1 нче урта мәктәбе базасында район мәктәпләренең 11 нче сыйныф укучылары өчен математика (профиль һәм база) буенча сынап карау имтиханы узды. Сынау имтиханнары башланганчы чыгарылыш сыйныф укучылары алдында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары - "Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе" МКУ начальнигы И. Ф. Ханбиков чыгыш ясады. Шулай ук Илгиз Фәридович 2018 елгы ДИА нәтиҗәләре турында сөйләде һәм ДИА-2019 әзерлек вакытында киңәшләр бирде.

Барлык укучыларга да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International