Буа шәһәренең үзәк һәм Яшьләр паркларында Иске Яңа елны билгеләп үттеләр. Бәйрәм кунакларын Буа муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев котлады. Ул буалыларга сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек теләде. Паркларда концерт-күңел ачу программасы белән районның үзешчән сәнгать артистлары һәм Буа ветеринария техникумы коллективы чыгыш ясады.