Православие христианнарының иң борынгы һәм олылый бәйрәмнәрнең берсе-Крещение. Ул 19 гыйнварда билгеләп үтелә. Бу көнне чиркәүләрдә бәйрәм гыйбадәт кылу, суны изгеләндерү, бәкедә су коенулар узачак. Изге суга өч тапкыр күмелгән ел буе чирләмәс, дип санала. Буалылар һәм район кунаклары изге суга 6 ноктада чумачак, алар өчен Зур Фролово, Кыят, Рунга, Күшке, Шәмәк, Әлши авылларында купельләр җиһазландырылган. Сәүдәгәрләр янында коену вакытында медицина хезмәткәрләре, Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, коткаручылар кизү торачак.