Буа муниципаль районындагы "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе эшендә төп юнәлешләрнең берсе булып, социаль ярдәмгә мохтаҗ булган гаиләләрне һәм балаларны ачыклау тора. Бүлектә социаль эш белгечләре, психологлар һәм социаль педагоглар үз эшләрен алып бара. Алар ата-аналар һәм балалар, социаль хезмәтләр алучылар белән төрле эш алып баралар. Чара түгәрәк эшен, клуб эшчәнлеген, иҗади остаханәләрне, мастер-классларны оештыру юлы белән төрле эшчәнлек формаларына гаиләләрне (ата-аналарны һәм балаларны) җәлеп итү аша тормышка ашырыла.Биредә психологлар һәм социаль педагоглар яшүсмерләрнең тайпылышлыгын кисәтү һәм коррекцияләү, шәхси ресурсларны формалаштыру, яшүсмерләрдә актив тормыш рәвеше күнекмәләрен һәм сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен үстерүне тәэмин итү буенча төрле чаралар үткәрәләр.
Гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү хезмәте кысаларында балалар белән гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексы программасын гамәлгә ашыру максатларында хезмәт реабилитациясе кабинеты җиһазландырылган, анда ата-аналар «компьютер белеме» һәм «тегү эше» юнәлеше буенча белем ала.
Хәзерге вакытта 3 нче дәрәҗә мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналарга өйдә социаль хезмәт күрсәтү, социаль ярдәм күрсәтү һәм җәмгыятьтә мөстәкыйль тормыш һәм адаптациягә әзерлек максатыннан эш алып барыла.
Барлык кызыксынган һәм социаль ярдәмгә мохтаҗ булганнарны "Гармония" социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенә Буа шәһәре, Ленин урамы, 52 (кон.тел.: 3-55-51) адресы буенча чакырабыз