Буа районында авыл җирлекләренең отчет җыелышлары дәвам итә

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

Буа муниципаль районы авыл җирлекләрендә авыл җирлекләренең отчет җыелышлары дәвам итә. Бүген Боерган авыл җирлеге гражданнарының хисап җыелышы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһүдин һәм Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров катнашында узды. Авыл халкы Боерган авыл җирлеге башлыгының, җирле учреждение җитәкчеләренең отчет чыгышларын һәм авыл халкының сорауларын тыңлады. Үз чыгышында җирлек башлыгы Ирина Малышева авыл җирлеге Советының 2018 елдагы эшчәнлеге һәм 2019 елга бурычлары, үзара салым буенча җыелган акча өчен башкарылган эшләр һәм авыл җирлегенең социаль-икътисади үсеше турында җентекләп хисап тотты. Мөрәҗәгать итүчеләргә сораулар белән аңлатмалар бирелде.

Үз чиратында район башлыгы Марат Җәббаров җыелышта катнашучыларны Буа муниципаль районында гамәлгә ашырыла торган программалар белән таныштырды һәм авыл халкына актив тормыш позициясе өчен рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International