"Чайка" балалар сәламәтләндерү лагере янындагы Нарат урманында "Һәр кошчыкка җимлек" акциясе оештырылды. Анда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе вәкиле Ваһапова Г. А., "АБВГДЕЙКа"балалар бакчасы ата-аналары һәм педагоглары катнашты. Акция барышында үз куллары белән ясалган гадәти булмаган һәм матур җимлекләр эленде. Үткәрелгән акция кошларга файда китерү белән генә тәмамланмады, балаларның танып-белү активлыгын һәм әхлаклы үзаңын үстерүгә дә ярдәм итте. Ата-аналарның мондый игътибар һәм энтузиазм белән балалар бакчасы тормышында катнашуы бик күңелле.