Безнең Яңа ел чибәре иң яхшысы!

2019 елның 26 гыйнвары, шимбә

Бүген, 26 гыйнварда, ТР Президенты Р. Н. Миңнеханов катнашында атналык республика киңәшмәсе барышында Татарстан республикасы муниципаль берәмлекләре арасында 2019 елда иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәлеше буенча республика конкурсына йомгак ясады һәм җиңүчеләрнең исемнәре аталды.
"Муниципаль районнарда үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү"  номинациясендә шәһәребезнең үзәк чыршысы беренче урынны алды. Шулай ук беренче урын Буа муниципаль районы Ырынгы авыл җирлегенең Яңа ел гүзәленә бирелде.

Исегезгә төшерәбез, конкурс 2018 елның 25 декабреннән 2019 елның 25 гыйнварына кадәр узды, анда республиканың барлык муниципаль районнары да актив катнашты. Алар алты номинациядә ярышты. Конкурска йомгак ясаганда шулай ук республиканың муниципаль берәмлекләре сайтларында урнаштырылган Яңа ел алды һәм Яңа ел чараларын мәгълүмати яктан тәэмин итү һәм Интернет-тавыш бирү нәтиҗәләре исәпкә алынды.
Буалыларны котлыйбыз!!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International