Тавис кошлар, зәңгәр күкәйләр
Алших авылында яшәүче Светлана Мулееваның ишегалды саванналарны хәтерләтә – биредә нинди генә токымлы кошлар юк?! Экзотик тавышлар чыгарып, зур җилләткеч кебек койрыкларын таратучы купшы тавислар гына ни тора!
– Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәреннән күченеп кайткач, өй тавыклары үрчетә башладым. Өч ел элек шәхси ярдәмче хуҗалыкка бирелүче кредит рәсмиләштереп, абзарлар төзеттем, – дип сүзен башлады Светлана.
Без, өй кош-кортларыннан башкасын күрмәгән кешеләр, аны тизрәк тавис кошлары янына алып баруын сорадык. Читлектә ике кечерәк ап-ак кош һәм бер каралысы йөгереп йөри.
– Сез купшы койрыклар күрергә теләдегез ахыры. Ата тавислар ана кошлар алдында шулай матурланалар. Әле узган айда гына подиумда йөргән кебек үз-үзләрен күрсәттеләр, - дип елмайды хуҗабикә.
Ул ике ана, ике ата тависны һәрберсен 10ар мең сумга Чуашстанда яшәүче хатын-кыздан сатып алган. Бу әле бик очсызга төште, ди Светлана. Гадәттә, бу кошның йомыркасы 1 мең сум, ә җитлеккән кош 25 мең сум тора ди. Чөнки аларны үрчетүе бик нәзберек эш икән. Ана тавис йомырканы үзе басмый, аптырагач, Светлана аларны тавык астына куйган, тик аның җылысы гына җитмәгән. Инкубаторда чыгарыр өчен аның йомыркасын башкаларныкы белән куярга ярамый – температура режимы башка, ди. Шуңа зурларны сатып алу отышлырак. Ә менә ашатуга килгәндә, киресенчә, бер чиләк катнаш азык бер айга җитә икән.
– Ни булгандыр, ата тавис кош узган ел кинәт үлде, яңа төрләрен үрчетергә әлегә мөмкинлек юк, - дип, хуҗабикә мини-фермасы буйлап экскурсия үткәрүен дәвам итте.
Читлекләрне ачкан саен гаҗәп: француз, немец тавыклары, кавказ һәм үзбәк күркәләре һәм башка бик күпләр яши биредә. Хуҗабикә һәрберсе турында энциклопедия укый сыман – аларның төрләре, рационы, холыклары турында җентекләп сөйли. Иң күбе – тавыклар. Каталогтагы исемлекне санап киткән сыман – ялангач муенлы голошей бройлерлары, йонлы аяклы брама, аклы-сорылы мастер грей, зәңгәрсу-соры төстәге легорннар, зәңгәрсу аяклы бресс гальс һәм амераукана токымлылар. Соңгысы зәңгәр төстәге йомырка сала. Гомумән, кичкә йомырка оясы калейдоскопны хәтерләтә, ди Светлана.
– Махсус күкәй күп салучы, итле токымнарны үрчеттем. Бресс гальс токымы турында аерым әйтеп китәсе килә. Аның итеннән азрак каймак тәме килә, шуңа да кыйммәтле деликатес санала, ул дәрәҗәле француз рестораннарында бирелә, - дип белдерде мини-ферма хуҗасы.
Әлбәттә, бу кадәр токымны үрчетү өчен шактый чыгымлы. Махсус ике зур инкубаторы, кош чыгаручы шкафлары бар. Бүгенге көндә берсендә тәвә кошы йомыркалары тора. Без килгән көнне ике бәбкә чыккан да иде.
– Узган елларда электр уты бетеп тору сәбәпле, инкубатордагы 700ләп йомырканы чыгарып ташларга туры килде. Гади кошларныкы булса, ул кадәр жәлләмәгән дә булыр идем. Күбесе сирәк токымныкы иде. Шөкер, быел андый хәл күзәтелмәде, - дип сөйләде Светлана.
Светлана тора-бара лимон һәм алтын төстәге фазаннарны алып үрчетмәкче. Тик моның өчен яңа абзарлар төзергә кирәк әле. Аңа киләчәктә яраткан эше үсешендә уңышлар телибез.